Заман сулышы

Чәчү – катлаулы чор

Озак та үтмәс, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен катлаулы, авыр, мәшәкатьле чор - язгы чәчү башланыр. Быел районда 39 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар, 19 мең гектардан артык терлек азыгы культуралары чәчәргә планлаштыралар. Шулай ук 225 гектар бәрәңге, 2 мең 250 гектар шикәр чөгендере үстерелергә тиеш. Гыйнвар һәм февральдә...

Озак та үтмәс, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен катлаулы, авыр, мәшәкатьле чор - язгы чәчү башланыр. Быел районда 39 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар, 19 мең гектардан артык терлек азыгы культуралары чәчәргә планлаштыралар. Шулай ук 225 гектар бәрәңге, 2 мең 250 гектар шикәр чөгендере үстерелергә тиеш.


Гыйнвар һәм февральдә булган суыклар эзсез югалмаган: кырда кар катламы аз булу сәбәпле, уҗым культураларына зур зыян килгән. Соңгы тикшерүләр аларның 1 мең 600 гектар өлешендә тулысынча һәлак булуын күрсәтә. Тагын гомуми мәйданның 30 проценты шактый зыян күргән. Әлеге кырларга яңадан өстәп чәчәргә туры киләчәк. Болай да авыр баручы язгы чор өчен өстәмә эш инде монысы.
Мул уңышның төп нигезе, әлбәттә, минераль ашламалар кертү. Безнең район өчен аларның кирәкле күләме - 6 мең 435 тонна. Бүгенге көндә хуҗалыклар 1 мең 950 тонна белән генә тәэмин ителгән. Сөрү җиренең бер гектарына 28,2 килограмм ашлама туры килә. Бу ашламаларның бер өлеше көздән шикәр чөгендере, бәрәңге үсәчәк мәйданнарга кертелгән инде. Шуңа өстәп, тагын 14 миллион сумнан артык бәягә минераль ашлама алуга килешү төзелгән. Кыска вакыт эчендә алар кайтырга тиеш. Быел Татарстан Хөкүмәте дә агропромышленность комплексы предприятиеләре ашлама алган очракта субсидияләр булдыру схемасын төзегән. Әгәр дә хуҗалык бер гектар сөрү җиренә 10 килограмм (действующее вещество) ашлама алган икән, 1 гектар сөрү җиренә 281 сум субсидия каралган. Шулай ук 2011 елда алынган һәм кулланылган ашлама өчен дә бер гектарына 150 сум бирәчәк. Үзебезнең муниципаль район башкарма комитеты да ярдәменнән ташламаячак икән, минераль ашлама алган авыл хуҗалыгы предприятиесенә бер гектар сөрү җиренә 150 сум күләмендә субсидия бирә. Бездә ашлама белән яхшы эшләүче хуҗалыклар: "Лениногорская"агрофирмасы", "Чулпан", "Маркс" җәмгыятьләре. Димәк, алар язгы кыр эшләрен тыныч күңел белән каршылар. Ни булганына юанып эшләүче хуҗалыклар да юк түгел: "Восходящая Заря", "Ленин", "Родник" җәмгыятьләре моңа бөтенләй тотынмаган да әле.
"Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигәндәй, чәчүлек орлыкның сыйфатлы булуы таләп ителә. Көздән амбарларга 6 мең 916 тонна орлык салынган. Бүгенге көндә Дәүләт орлык инспекциясе тарафыннан аларның чәчүлеккә ярарлыгы тикшерелә. Кызганыч, салынган орлыкның 71 проценты гына репродукцияле. Соңгы көннәрдә орлыкларны яңарту буенча эш башланды. Хәзерге вакытта 150 тоннадан артык орлык сатып алырга хуҗалыклар белән килешүләр төзелгән. Ә менә "Родник", "Чулпан" җәмгыятьләренә бу мәсьәлә буенча эшләргә дә эшләргә.
Терлекчелектә хәлләр тотрыклы барсын өчен югары сыйфатлы азык чәчәргә кирәк. Мондый культуралар булып күпьеллык берьеллык, үләннәр янәшәсендә кукуруз, суданка үләне һәм көнбагыш тора. Безнең район хуҗалыкларына 79 тонна кукуруз, 50 тонна көнбагыш, 20 тонна суданка орлыгы кирәк. Тик суданка үләне орлыгыннан тыш, башкаларына әле тотынмаганнар да.
Бу эшләрне кул белән генә башкарып чыгу мөмкин түгел, техникасыз беркая да бара алмыйсың (Районда ничә берәмлек техника һәм трактор булуын "Заман сулышы"ның 29 февраль санында яздык). Бүгенгесе көндә 255 берәмлек трактор, 138 чәчкеч, 125 культиватор, 20 катнаш агрегат ремонтланган. Әлеге юнәлештә тырышып эшләүче хуҗалыклар: "Лениногорская"агрофирмасы", "Маркс", "Ленин" җәмгыятьләре. Ә "Хәсәнов Х.Х" шәхси предприятиесе, "Родник" җәмгыяте ремонтлау эшенә керешмәгән. Кышкы йокыдан уянырга вакыттыр...
Татарстан Хөкүмәте хуҗалыкларга кыр эшләрен башкарып чыгуга быел да ташламалы ягулык-майлау материаллары бирәчәк. Безнең районның лимиты - 1 мең 594 тонна. Бәясе соңрак билгеле булачак.
Гомумән алганда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, агымдагы ел Татарстан агросәнәгать комплексы тарихына финанс ягыннан иң катлаулы елларның берсе буларак кереп калачак. Моның сәбәбе - аграрийларның муеннан бурычка батып, залогка салыр әйберләре булмауда. Министр хәлләрнең катлаулылыгын 2010 елдагы корылыкка бәйләп аңлатты. Ул шундый көчле булган, бүгенгә кадәр аңнарына килә алмыйча интегәләр икән.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: