Заман сулышы

Эш нәтиҗәләре – терлекнең сәламәт булуында

Тарихка күз салсак... Табиб кешене, ветеринарлар - кешелек дөньясын дәвалый, дигән гыйбарә бар. Ә ветеринария сүзе үзе кайдан килеп чыккан һәм тамырлары кая барып тоташа? Тарих сәхифәләренә күз салсак, язу барлыкка килүгә үк, ветеринария турында язмалар күренә башлый. Хайваннарны дәвалау турында мәгълүматлар барлыкка килү безнең эрага кадәр 4 меңенче елга...

Тарихка күз салсак...

Табиб кешене, ветеринарлар - кешелек дөньясын дәвалый, дигән гыйбарә бар. Ә ветеринария сүзе үзе кайдан килеп чыккан һәм тамырлары кая барып тоташа?
Тарих сәхифәләренә күз салсак, язу барлыкка килүгә үк, ветеринария турында язмалар күренә башлый. Хайваннарны дәвалау турында мәгълүматлар барлыкка килү безнең эрага кадәр 4 меңенче елга туры килә. 1889 елда Мисырда табылган папируста йорт хайваннарының кайбер авыру төрләре тасвирланган була. Һөнәри яктан якын килеп хайваннарны дәвалау белән шөгыльләнүчеләр Һиндстанда, Кытайда һәм Палестинада яшәгән. Борынгы Грециядә дәвалау белән гиппиатрлар шөгыльләнгән, ул "ат" һәм "табиб" сүзләренең кушылмасыннан торган. Гиппиатрика - атларны дәвалау турындагы тәгълимат урта гасырларда киң үсеш ала. Хайван авырулары һәм алар белән көрәшү ысуллары Грециядән үзләштерелгән дип санала. 1761 елда француз кешесе К.Биржела беренче ветеринар мәктәпне Лион шәһәрендә ача. XIX гасыр башларында төп проблемаларның берсе - мөгезле эре терлек, сарык, дуңгыз кебек хайваннар патологиясе була. Алар йогышлы авыру: перипневмония, мөгезле эре терлек чумасы, ящур белән җәфалана.
Россиядә һөнәри ветеринария барлыкка килү X - XIII гасырларга туры килә. XVI - XVII гасырда эпизоотия белән көрәшү чараларының беренче законнар акты күренә. Хайваннарны дәвалау белән коноваллар (ат табибы) шөгыльләнә башлый. 1715 елда Петр I өч махсус мәктәп ачарга боерык бирсә дә, бары 1733 елда гына Мәскәү янында мәктәп-пансионат эшли башлый. Шуннан соң төрле җирләрдә ветеринария училищелары, институтлар ачыла башлый.
Совет властеның беренче көненнән алып ветеринар эше дәүләт карамагына бирелә. СССР вакытында ветеринар хезмәт хайван һәм кошлар авыруларын бетерү һәм кисәтү, авыл хуҗалыгындагы хайваннарның продукциялелеген арттыру максатында ветеринар чаралар үткәрү, хайваннан алынган чимал һәм продуктларны ветеринар-санитар нормада җитештерүне тәэмин итү, кешегә һәм хайваннарга куркыныч тудыра торган авырулардан саклау белән шөгыльләнә. Территориягә йогышлы чирләр үтеп керүне контрольдә тота. Менә алар алдында торган бурыч-максатлар - шуннан гыйбарәт. Һәм ул бүген дә актуальлеген югалтмый. Алай гына да түгел, элек без бар дип тә белмәгән кош гриппы, Африка чумасы һәм башка авырулар зур афәт алып килгәндә, без ветеринария белгечләренә ашыгабыз, абзардагы сыер чирләсә, алар янына чабабыз.
Беренче ярдәм күрсәтүчеләр
Бүгенге көндә 26 ветеринар табиб, 5 ветеринар фельдшер һәм ветеринар санитарлар Лениногорск шәһәре һәм районында зур эш башкара. Нәкъ менә алар 16 мең баштан артык мөгезле эре терлекне, 25 мең баштан артык дуңгыз, 3 меңнән артык сарык, 400 башка якын атны һәм 400 мең башка якын кош-корт, 3 мең 368 умарта кортларын инфекцион һәм инвазион авырулардан кисәтә.
Лениногорск Дәүләт ветеринария берләшмәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси сектор белән тыгыз элемтәдә эшли. Җитәкчесе - Рашат Әхмәтов (фотода). Коллектив зур булмаса да, үз алдына куелган бурычларны вакытында башкара, төрле авыруларны кисәтү чараларын үти, хуҗалыклардагы белгечләргә киңәш биреп, хәл итәсе мәсьәләләрне бергәләшеп уйлыйлар.
Берләшмәнең шәһәрдә - санитар-экспертиза лабораториясе, Шөгердә - ветеринар-бактериологик лабораториясе бар. Ветеринария берләшмәсе үз эченә дәвалау йортларын һәм ветеринар участокларын ала. Даими рәвештә берләшмә тарафыннан профилактик чараларны тикшерү үткәрелә. Аның беренчесе- комплекслы, икенчесе- төрле паразитларга тикшерү. Себер түләмәсе, ЭМКАР, котыру чирләренә вакцинация ясау да - берләшмә башкара торган эшләр.
Районның ветеринар хезмәте ярдәмендә хуҗалыкларда Себер түләмәсе, бруцеллез, дуңгыз чумасы, Ауэски авыруы, дуңгыз рожасы кебек йогышлы авырулар буенча тотрыклы хәл сакланып килә.
Ветеринария берләшмәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешү нигезендә эшли. Терлек биналарын дезинфекцияләүне контрольдә тоту- алар җилкәсендә. Чисталык продукциянең сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Сыйфатлы продукцияне сәламәт терлектән генә алып булганын алар яхшы аңлый. Каралтыларны юдырту өчен күп еллардан бирле Яр Чаллыдан махсус техника килә.
Шәхси сектордагы кош-кортларны, малларны вакцинацияләү мөһим эшләрнең берсе. Ә алар үзләре инициатива күрсәтсәләр, бу ике як өчен дә файдалы булачак. Үз хуҗалыгыңдагы малыңның сау-сәламәт булуы - хуҗа кеше өчен икеләтә шатлык. Хайваннарга да һәрдаим күз-колак булып торырга, тәрбияләргә кирәк. Вакцинацияләү юнәлешендә ветеринария белгечләре уңышлы гына эшләп килә.
Авыруларны профилактикалауга һәм ветеринар яктан уңай дәрәҗәдә тотуда Шөгер ветеринар-бактериологик лабораториясе хезмәткәрләре зур өлеш кертә. Коллективта биш кеше генә эшләсә дә, лаборатория үз йөзен югалтмый, планда һәм аннан тыш булган лаборатор тикшеренүләр вакытында башкарылып бара һәм иң мөһиме- яхшы сыйфат белән үтәлә.
Шәһәрдә базар павильоны эчендә урнашкан санитар-экспертиза лабораториясе халыкка сыйфатлы азык-төлек таратылсын өчен бөтен көчен куя. Бары тик аларның ныклы контроле аша үткәннән соң гына продукция сатуга куела. Лабораториядә эшләүчеләрнең төп максаты- сатуга сыйфатлы, зарарланмаган, яраклылык срогы узмаган чиста продукция чыгару һәм алар моңа ирешә алар.
Лениногорск Дәүләт ветеринария берләшмәсе кулланучылар мәнфәгатен һәрчак күз уңында тота. Авыл хуҗалыгы промышленносте үсешендә алар гаять зур роль уйный. Ветеринария белгечләренең көче - булган кимчелекләрне бетерүгә, шуның белән беррәттән, ветеринария өлкәсендә ирешелгән уңышларны практикага кертүгә юнәлдерелгән.
Чума ил буйлап атлый
Африка дуңгыз чумасын кисәтү- мөһим бурычларның берсе. Әлеге эпидемия Россиядә 1977 елдан алдарак теркәлә. Одесса портлары аша вирус үтеп кереп, өч җирдә кабынып китә: Одесса, Киев өлкәләрендә, Свердловскиның Тавда шәһәрендә.
2007 елның мартында Краснодар краеның "Нива Кубани" хуҗалыгында дуңгыз чумасы авыруы табыла. Шул ук елның июнь аенда Грузиядә әлеге эпидемия теркәлүен хәбәр итә Россельхознадзор белгечләре. Шуннан ул Әрмәнстан, Көньяк һәм Төньяк Осетия, Абхазия, Чечня буенча таралып, бер елдан Оренбург өлкәсенә килеп җитә.
2008 елның октябрендә Ставрополь краенда Африка дуңгыз чумасы теркәлә. Вирус шәхси сектордагы чучкаларга зарар китерә. Башта фермерлар моны яшереп калдырырга тырыша, менә шул ялгыш адымнары бөтен бер районны авыру чолгап алуга этәрә дә инде. Территориядә чума белән зарарланган дуңгызларны юк итәргә дип карар кылалалар. Гомуми зыян - 35 миллионнан сумнан артып китә. Ә соңрак тикшерү эшләре төгәлләнгәч, дүрт хезмәткәргә карата ветеринар-санитар нормаларны бозган өчен гаепләү белдерелә.
2008 елда Краснодар краеның Новокубанск районындагы бер дуңгызчылык фермасында 6 мең баштан артык чучка зарар күрә. 2009 елда Сочиның Пластунка дигән бер авылында дүрт шәхси хуҗалыкта 11 дуңгыз үлә. Африка чумасына алынган анализ уңай нәтиҗә күрсәтә. Үлгән һәм ирексездән үтерергә мәҗбүр булган 265 баш яндырыла. Зарарлануның төп сәбәбе- дуңгызларны тышкы абзарда тоту һәм кыргый кабаннар белән бәйләнешле булуында. Шуннан соң Сочида әлеге хайван итен кертү һәм чыгару, шулай ук реализацияләү тыела. Африка чумасы эпидемиясе таралмасын өчен Россиянең кайбер төбәкләреннән хайван итен һәм продукциясен кертүне тыя башлыйлар. Приднестровье, Молдовия тулысынча Россиядә җитештерелгән иттән баш тарта.
Тверь өлкәсендә 2011 елның май аенда Африка чумасына тап булалар. Көньяк районнардан комбиазык белән кергән дигән беренче шик туа. Кабаннарны аулау тыела башлый, урманга барган өчен штраф та салалар әле. Территориядә озак вакытка карантин игълан ителә. Беренче һәм икенче дәрәҗәдәге куркыныч зоналарга Тула үзе һәм 27 авылы эләгә.
Россия территориясендә Африка дуңгыз чумасы буенча хәл хәзер дә кискен тора. 2012 елның 16 июленә Россия Федерациясендә әлеге эпидемиянең 6 субъектта 24 очрагы теркәлгән. Иң күбе Көньяк Федераль округта, аерым алганда: Краснодар краенда- 6, Волгоград өлкәсе- 7, Калмыкия Республикасы- 1; Үзәк Федераль округ буенча: Тверь өлкәсе- 7, Тула өлкәсе- 2; Төньяк-Көнбатыш Федераль округта Карелия Республикасында 1 очрак теркәлгән.
Татарстанда Африка дуңгыз чумасының килеп чыгышын булдырмау өчен республика штабы төзелгән. Алар тарафыннан комплекслы план эшләнгән, дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар эшчәнлеге әледән-әле тикшерелеп тора, дезинфекция чаралары белән запас булдырылган.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим