Заман сулышы

Фәнис Җиһанша фотоальбомы

Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша фотоальбомы

Шундый кеше инде ул Фәнис Җиһанша - һәрчак нинди дә булса яңалык ясый да тора. Җитди интервьюга барса да, ниндидер кәмит ясарга сәләтле. Яхшы мәгънәдә инде, әлбәттә. Кайда йөрсә, шунда күренә белә. Җир тирәли сәяхәттә дә үзен матур гына күрсәтеп кайта алган татар артисты. Үзен генә түгел, зур һәм тату гаиләсен дә. Фәнис белән Сәрия ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Уллары быел «Нәүрүз» фестивалендә хакас дусларга ярдәм йөзеннән аларның спектаклендә дә катнаштылар. Әлеге актив гаилә быел җәй башында җир тирәли сәяхәттә булып кайткан иде. Әйдәгез әле шул сәяхәттән кайткан фотолар белән танышып, Җиһаншиннардан бераз ак көнләшү белән көнләшеп алыйк.

1-3. «Урта диңгез буйлап Испания, Тунис, Италия, Франция порт шәһәрләренә круизыбыз 4 йолдызлы МSC «Lirica» лайнерында узды. Бу корабль чын мәгънәсендә олы бер шәһәрне хәтерләтә иде. Эчендә кибетләр, кинотеатр, ике мең кеше сыйдырышлы «The Broadway Theatre», сауна, солярий, бассейннары, джакузи, пиццерия, өстәл футболлары, гольф, теннис мәйданчыклары булган лайнерның озынлыгы 463,25, киңлеге 328 метр. Ул суга 2003 елда төшерелгән. Италия флагы астында йөзүче корабльдә берюлы өч меңләп сәяхәтчегә, 701 кешедән торган, 5 телдә (итальян, француз, испан, немец һәм инглиз) иркен аралашучы команда хезмәт күрсәтте».

4. «Беренче көнне каютабызга килеп кереп, аның матурлыгына, тәрәзәдәге күренешкә сокланудан «Сөбханалла» дигән идек, озатып керүчебез тиз генә өстәлгә куелган шампан шәрабләрен, суыткычтагы исерткеч эчемлекләрне: «Хәрам! Хәрам!», - дип җыеп алып чыгып та китте».

5. «Көндезләрен тарихи шәһәрләргә сәяхәт кылып узса, кичләрен корабльнең кайсы ил портына килеп туктавына карап, шул илнең гореф-гадәтләре, уеннарыннан торган театраль шоу программа карап уза иде».

6-7. «Беренче тукталыш Нормандиянең борынгы башкаласы - Салернода булды. Урамнарында лимон, әфлисун, мандарин, зәйтүн җимешләре үсеп утыруы белән истә калды әлеге кала. Ә шәһәр уртасында урнашкан фонтаннардан су да эчәргә мөмкин.

8. «Марсель - Франциянең зурлыгы буенча икенче урында торучы шәһәре. Шул исемдәге футбол командасы - французларның горурлыгы. Без Татар театрының атасы итеп Габдулла Кариевне санаган кебек, алар да Марсельдә туган Мариус Петепаны (1822-1910) классик балетның атасы дип атыйлар. Анда да, Татарстандагы кебек спортка зур бәя, акча һәм әһәмият бирелә икән. Хәтта 1993 нче елда, Чемпионнар лигасында җиңүгә ирешкәннәре өчен «Марсель» футбол клубына һәйкәл куйганнар».

9. «Ә менә без йөргән бу урамнарда «Такси», «Такси-2» фильмнары төшерелгән. Шундый урамнарның берсендә улым Габдулла Туфан Миңнуллинга охшаган кешене очратты. Дөресрәге, ул курчак иде. Сез дә алар арасындагы ун аерманы табып карагыз әле».

10-11. «Чираттагы тукталыш Аяччо каласы, Наполеон Бонапартның туган җире - Корсика утравы булды. Алар әлеге полководец уйнап үскән тау куышын туристик ресурс итеп саклыйлар. Барлык урам, чат-мәйданнар аның тарихы, сугышта күрсәткән батырлыгына дан җырлый».

12-13. «Киләсе тукталыш безгә Урта диңгездә иң зур сүдә порты булган Генуя каласы белән танышуны бүләк итте. Заманында иң киң урам 6 метр булып, «Алтын урам» титулына лаек булган. Күрәсең, урамнарның киңлеге, итальяннарның төп транспорт чарасын сайлавын билгеләгән дә».

14. «Шулай ук әлеге портта Голливудта эшләнгән «Кариб диңгезе пиратлары» фильмында төшкән корабль дә, үз тамашачылары белән якыннан танышуны сабыр гына көтеп, яр буенда тора».

15. «Ярдан күренеп торучы собор - 1231 нче елда Король Хайм II әмере белән гәрәп мәчете нигезенә салынган. Тәрәзәләренең зур булуы сәбәпле, ул Урта диңгез буенда иң якты собор булып санала».

16. «Гомумән, Пальма шәһәре урынында элеккеге мөселманнарга билгеле Мәдинә Майорка шәһәре булган. Бу хәбәрдән соң улыбызның кәефе китеп, собор эченә керүдән баш тартты».

Матур сәяхәт... Искиткеч! Соңгысы булмасын. Һәрберебез яңа илләр, җирләр күрү хыялы белән яшик...

«Сәхнә», 2011, №7 (июль)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: