Заман сулышы

Иң зур шатлыклары – юллар

Сарабиккол - райондагы иң ерак авылларның берсе булгангамы, анда сирәгрәк барыла. Барган-барган озаккарак дип, шимбә көнне иркенләп шул якка юл тоттык. Сәфәребезне мәктәптән башларга булдык. Укытучылар безне мәктәп яңалыклары белән таныштырган арада, һәрвакыттагыча, елмаеп авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина килеп керде. Бүгенге көндә Сарабикколда халык күптән көткән бик зур эш...

Сарабиккол - райондагы иң ерак авылларның берсе булгангамы, анда сирәгрәк барыла. Барган-барган озаккарак дип, шимбә көнне иркенләп шул якка юл тоттык.


Сәфәребезне мәктәптән башларга булдык. Укытучылар безне мәктәп яңалыклары белән таныштырган арада, һәрвакыттагыча, елмаеп авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина килеп керде. Бүгенге көндә Сарабикколда халык күптән көткән бик зур эш башкарыла: урамнарга вак ташлы грунт юл салына башлаган икән. Әлеге эшкә фатиха зал тулы халык алдында бирелде шул. Хәл болайрак булды. Быелның февраль аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида булып, шәһәр һәм район Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Шунда фикер алышуларда Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Рәисовна да чыгыш ясады. Саф татар телендә һәм төп-төгәл иде аның чыгышы. Ул бүгенге көндә авылдагы хәлләргә, проблемаларга тукталды. Ә иң әһәмиятлесе - ул әйтеп үткән юллар проблемасына Президент игътибар итте. Һәм шунда ук "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Ш.Тәхаутдиновка Сарабикколда юл төзү буенча ярдәм итү турында мөрәҗәгать итте. Президент китте, бу сүзләрне без оныта да башладык. Тик җаваплы кешеләр онытмаган икән. Гүзәлия Рәисовна:
- Әлеге вакыйгадан соң икенче көнне кабинетымда язу-сызу эшләре белән утырам - ике кеше килеп керде. "Без - "Татнефть"тән, генераль директор Шәфәгать Фәхразыевич кушуы буенча килдек",-диләр. Шул көннән эш башланып киткән дә инде.
Юл ремонтына "Татнефть" Компаниясе 11 миллионнан артык акча бүлеп биргән. Бүлеп бирү белән генә түгел бит әле. Бөтен эшне контрольгә алып, тикшереп торырга да кирәк. Бу яктан да сарабикколлыларга баш ватасы түгел. Эшнең барышын да шәхсән Ш.Тәхаутдинов үзе җитәкли, тикшереп тора икән. Элек Пионер, Ленин урамында яшәүчеләр җәен дә итектән йөрергә мәҗбүр булган. Бүген исә Совет, Корчагин, Такташ урамнарында юл инде әзер.
-Егетләр эшне тиз тота, җиренә җиткереп эшли. Бу - безнең өчен көтелмәгән шатлык булды. Хәзер, бәйрәмгә хәтле карт агачларны кисү эше белән мәшгульбез, -ди авыл башлыгы.
Шушы көннәрдә "Чиста су" федераль программасы буенча республика бюджетыннан акча күчкән. Хәзер "Комводстройсервис" җәмгыяте хезмәтчәннәре Пионер, Киров урамында су линиясен, су насосын яңартырга исәпли. Димәк, сарабикколлыларның куанычы бермә-бер арта дигән сүз.
Күпчелек районнарда авыллар сүнеп барса, бездә Сарабиккол, киресенчә, яши генә башлады әле. Монда, әлбәттә, "Сатурн-Урал" җәмгыяте директоры Илдар Могыйновның да роле зур. Ул һәрвакыт өмәләрдә техника белән ярдәм итеп тора, вакытында хезмәтчәннәрне эш хакы белән сөендерергә тырыша. Эш юк дип зарланучылар, түшәмгә төкереп ятучылар да күренми авылда. Хәтта Кирлегәч һәм Мордва-Кармалкадан килеп эшләүчеләр дә бар. Халык тырыш, тырмаша-тырмаша яши.
-Мәш килеп Сабантуй бәйрәменә әзерләнәбез. Бездә бәйрәм 9 июньгә планлаштырылды. Ничек үткәрербез дип, борчыласы юк, инвесторыбызга рәхмәтлебез. Ул булганда - авыл яши әле. Бәйрәмгә килгәндә, ул бездә искиткеч әйбәт уза. Күркәм гореф-гадәтләрне яңартып, самовар белән чәй өстәле әзерлибез. Балалар өчен кызыклы уеннар, килгән кунаклар, өлкәннәр өчен шәп концерт оештырып, зур бәйрәм ясыйбыз. Шушы көннәрдә Лениногорск-Сарабиккол маршруты җайга салынды. Хәзер җомга, шимбә һәм якшәмбе шәһәргә барып-кайту мөмкинлеге бар. Шатлыгыбызның иге-чиге юк, -дип таныштырды ул авыл тормышы белән.
Сабантуйга, һәм гомумән, авылга иганәчелек ярдәмен нәкъ менә Чаллыдан Равил Фәйрузов күрсәтә икән. Көрәшчеләр өчен кирәкле паласларны, хөкемдарларны, музыка аппаратураларын да ул алып кайта. Ел саен Сабантуй үткәрергә акча бүлеп бирә. "Балаларны исә бушлай татлы туңдырма белән сыйлаучы да - Равил Фәйрузов", -ди авыл җирлеге башлыгы. Авыл халкын шатландырып, күңелен күреп яшәүче иганәче булганда авылның киләчәге, әлбәттә, өметле.
Сарабикколда туып-үскән кешеләр, хәзер читтә яшәсәләр дә, авылларына булышырга атлыгып тора. Наил һәм Өлфәт Мортазиннарны гына ал син. Һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Әле күптән түгел генә мәчеткә тавыш көчәйткеч кайтарганнар. Хәзер моңлы азан тавышы бөтен авылга ишетелә. Халыктан җыелган акчага зират коймасын алыштыра башлагач, алар Совет урамы буенча бер як койманы тулысынча үзләре профнастилга алмаштырырга алынган. Моннан тыш, Мәдәният йорты бинасының аскы өлешен профнастил белән тышлап куйганнар. Сабантуйда да читтә калмый, бик теләп өлеш кертә икән алар. Ел да җиңүчегә бүләккә телевизор алып кайтып, авылдашларына бәйрәм рухы бүләк итәләр. Кайбер авылларга сарабикколлылардан көнләшергә генә кала шул.
Бер килгән, почта бүлекчәсенә дә сугылырга булдык. Исәбебез - газетка күпме кеше язылган булуын ачыклау иде. Монда язылу кампаниясе өчен җаныбыз тыныч - почта хезмәткәрләре үз эшен намус белән башкара, укучыларыбыз да актив. Даими хәбәрчебез Галия Әхмәтова почтага юл акчасына килгән иде. Шул акчага "Заман сулышы"на язылырга исәпли. Алай гына да түгел, авылдашларына да "язылдыгызмы" дип исләренә төшереп торам, ди Галия апа. Укучыларыбызның газетыбызга шундый мөнәсәбәте күңелләргә сары май булып ятты. Гомумән, Сарабикколда газетыбызга язылу начар бармый, 26 майга газетка 74 кеше язылган иде. Әле язылу дәвам итә, яңадан-яңа укучыларыбыз булыр дип өметләнәбез.

Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: