Заман сулышы

Илшат МИНАЗОВ: “Суга сакчыл караш булсын иде”

Авыл халкын су белән тәэмин итү буенча "КомВодСтройСервис" җәмгыяте шөгыльләнә. Шактый таушалган системаны җайга салу, халыкка шуны дөрес итеп аңлату өчен, ай-һай, күп тырышырга туры килә аларга. Предприятие директоры Илшат МИНАЗОВ белән әңгәмәбез шул хакта. -Илшат Расимович, район авылларының берничәсендә суүткәргеч торбаларны алыштыру эшләре бара. Халык бик шат, дип беләбез....

Авыл халкын су белән тәэмин итү буенча "КомВодСтройСервис" җәмгыяте шөгыльләнә. Шактый таушалган системаны җайга салу, халыкка шуны дөрес итеп аңлату өчен, ай-һай, күп тырышырга туры килә аларга. Предприятие директоры Илшат МИНАЗОВ белән әңгәмәбез шул хакта.


-Илшат Расимович, район авылларының берничәсендә суүткәргеч торбаларны алыштыру эшләре бара. Халык бик шат, дип беләбез. Мәсәлән, сарабикколлылар моңа куанып бетә алмый, Урдалы авыл җирлеге башлыгыннан да сезнең адреска рәхмәт сүзләре килеп иреште. Бүгенге көндә кайсы авылда нинди күләмдә эш башкарылуын әйтеп китегез әле.
-"КомВодСтройСервис" җәмгыяте күрсәтергә тиешле хезмәтләр арасында иске су линияләрен алыштыру каралмаган. Безнең бәхеткә, берничә елга исәпләнгән "Чиста су" республика программасы кабул ителде. Ул халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү, су җиһазларына нәтиҗәле хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу программага районыбызның берничә авылы кертелеп, быел Сарабиккол, Урдалы, Зәй-Каратай авыл җирлекләрендә су линияләрен яңарта башладык. Быел "Чиста су" программасы буенча безгә 10 миллион сум бүлеп бирелде. Шушы акчага су линияләрен төзекләндерәбез. Билгеле булганча, суүткәргеч торбаларга инде 40-60 ел, алар таушалган, искергән, еш кына тишелеп, көтелмәгән чыгымнар, күңелсезлекләр китереп чыгара иде. Мисалга, узган ел 130лап шундый күңелсезлек белән очрашырга туры килде.
Моннан тыш, «Инженер челтәрләренә комплекслы ремонт» дип аталган эчке программа буенча да эшлибез.
Республика программасы нигезендә, Зәй-Каратай авылында 2 ел эчендә 1 мең 864 метр озынлыктагы иске су торбаларын яңага алыштыру бурычы йөкләнгән иде. Быел Совет урамында 376 метрын инде яңартырга өлгердек. Моннан тыш, кое, задвижкалар куелды. Сарабикколда 2 ел эчендә 10 километр су линиясен яңартасы бар. Быел шуның 4 километрын яңартырга тиешбез. Августта насос станциясен төзекләндерергә планлаштырабыз. Урдалыда проект буенча 840 метр торба алыштырылырга тиеш булса, без артыгы белән (1 мең 71 метр) башкарып чыктык.
Гомумән алганда, "Чиста су" республика программасының авыллар өчен файдасы зур, дип уйлыйм. Һәм моның өчен республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Киләчәктә дә бу программа нигезендә эшләп, авыллардагы су системасын тәртипкә китерергә исәплибез.
Ремонт эшләре, иске су линияләрен яңарту өчен республика бюджетыннан әйткәнемчә, 10 миллион сум бүлеп бирелде. «Татнефть» 1 миллион 300 мең күләмендә акчалата ярдәм итте. Шулар ярдәмендә, эшли башлаганнан бирле 6 мең 760 метр озынлыкта суүткәргечләр төзекләндерелде. Гомумән алганда, ике ел эчендә 10 мең 300 метр озынлыкта су торбаларын тәртипкә китердек.
-Халык белән эшләү җиңел түгел. Арагызда бәхәсле очраклар булуын да ишетеп беләбез. Минем коем бар дип, сезнең белән килешү төзергә теләмәүчеләр дә бар, бугай?
- Суны бушлай кулланырга теләүчеләр закон буенча, чишмәгә йөрергә тиеш. Ләкин ул кайбер авылларда бик еракта урнашкан һәм бер-ике чиләк су белән генә чикләнеп булмаячак. Бик күпләр түләмәс өчен кое, скважина казырга тырыша. Сүз дә юк, эшли башлаганда, халык белән уртак тел табарга авыр иде, тора-бара акрынлап кулланучылар белән килешү төзибез. Бүгенге көндә "КомВодСтройСервис" җәмгыяте белән килешү төзергә теләмәгән бердәнбер проблемалы авыл ул - Кузайкино. Шунлыктан, без анда ремонт эшләре дә алып бара алмыйбыз, гәрчә, андагы насос станцияләре, каптажлар ремонтка мохтаҗ булса да.
-Өеңә су кертмәдең, ди. Урамдагы су колонкаларыннан файдаланып буладыр бит?
-Халык элек-электән колонкадан файдаланып яшәде. Тик без урамнардагы су колонкаларын бетерергә керештек. Бу, беренчедән, бер дә юкка су әрәм итмәү, санкцияләнмәгән һәм исәпсез рәвештә су агызуны туктату максатыннан эшләнә. Чөнки колонкадан суны барысы да ала, ә түләргә беркем теләми. Авыл халкының, әлбәттә, күбесе колонкаларны бетерүгә каршы. Өйгә су керткәч, нигә соң ул сезгә дигәнгә, алар: "Кер чайкарга, янгын чыкса кулланырга", дип каршы чыга. Хәзер артык су юк бит, хәтта кайбер авылларга су җитеп бетми, мәсәлән, Юлтимер авылының Совет урамына.
Икенчедән, урамнарны күлләвек ясап, баткаклыкка әйләндермәү, ә коры чиста тоту өчен дә колонкалар санын киметү кирәк.
-Илшат Расимович, хәзер су кергән йортларга счетчик куела, дип беләбез. Халыкның моңа карашы ничек?
- Су кертелгән йортларга быелның 1 июленнән 261 нче Федераль закон буенча (от 23.11.2012 ст. 13 п.5) исәп-хисап приборы куелырга һәм кем күпме су сарыф итә, шулхәтле түләргә тиеш. Счетчик куя башлагач, халыкның күпчелеге "Нигә кирәк ул?", "Мин счетчик куйдыруга каршы, чөнки ул миңа файдалы түгел" дип, теше-тырнагы белән каршы чыкты. Тик законны үтәргә кирәк бит, без дә халыкка биргән су өчен зур салым түлибез. Кайберәүләр кышын да, җәен дә 3-5 куб су агызуын исбатларга тырыша. Әмма җәен кешенең бакчага 3 литр гына су сибүенә һич ышанмыйм. Суны җавапсыз кулланалар, урлашалар. Өстәвенә вакытында түләмичә, бурычка баталар. Югыйсә, без тәэмин иткән суның 5 - 8 проценты өчен генә түли бит алар. Мәсәлән, 1 июльгә, мисал өчен, безгә халык 3 миллион 285 мең сум тиеш. Бүгенге көндә барлык авыл җирлекләре - суны җавапсыз кулланучылар исемлегендә. Аеруча, Сугышлы, Керкәле, Ивановка, Мордва-Кармалка, Яңа Иштирәк, Урмышлы, Иске Куак, Зәй-Каратай авыл җирлекләре «кара исемлектә». Алар суның кадерен, киләчәктә алтын бәясенә торачагын аңламый, күрәсең. Иске Куак элегрәк суга интеккәнгә, бугай, безнең белән бик теләп килешү төзеде. Һәм без бу авылны эчәргә яраклы су белән тәэмин иттек, ремонт эшләре алып бардык. Әмма алар шулай ук түләргә ашкынып тормый. Суның кадере, аны сак куллану турында авыл җыеннарында һәрдаим аңлатабыз, урлау очраклары булганда түләмәүче җавапсыз кулланучыларга комиссия белән чыгабыз. Югыйсә, түләмәслек түгел, тарифларда әллә ни үзгәрешләр юк. Халыкка шуны әйтәсем килә: кеше хезмәтен бәяли белсеннәр, халыкта суга сакчыл караш булсын һәм суга вакытында түләп барсыннар иде.
Теги: су
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: