Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск кошчылык фабрикасы читләрне дә йомырка белән тәэмин итә

"Кошчылык фабрикасы" заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә, шәһәр һәм районны гына түгел, Самара, Мәскәү, Кырым якларын да чиста, сыйфатлы йомырка белән тәэмин итә. Шушы елның 9 ае эчендә җәмгыятьтә 43 миллионнан артык йомырка җитештерелгән, 170 мең баштан артык йомырка салучы тавык исәпләнә. Биредә 2 мең гектардан артык җирдә бөртеклеләр чәчеп, тавыкларга...

"Кошчылык фабрикасы" заманча технологияләр куллану нәтиҗәсендә, шәһәр һәм районны гына түгел, Самара, Мәскәү, Кырым якларын да чиста, сыйфатлы йомырка белән тәэмин итә. Шушы елның 9 ае эчендә җәмгыятьтә 43 миллионнан артык йомырка җитештерелгән, 170 мең баштан артык йомырка салучы тавык исәпләнә. Биредә 2 мең гектардан артык җирдә бөртеклеләр чәчеп, тавыкларга ашатыр өчен азыкны үзләрендә җитештерәләр. Фабриканың азык әзерләү цехы эшләп тора, тулы кыйммәтле азык әзерләнә.
Фабрикада хезмәткәрләр өчен уңайлы шартлар тудырылган. Душ кабиналары куелган. Эшкә киеп килгән киемнәре аерым шкафта саклана,махсус эш киемнәре аерым, инфекция-мазар кермәстән шулай эшләнелә. Корпусларга үзем дә, тиешле кием биргәннән соң, шуларны киеп кердем. Биредә эшләүче Оксана Фәтхетдинова (фотода) тавыкларны карауны авыр эш түгел, дип саный. Кул көче аз кулланыла, ашату автоматлаштырылган, белеп кнопкага басарга гына кирәк, ди. Шулай ук ниппель су эчергечләр куелган. Тавык борыны белән пружинадагы механизмга тия дә, кирәкле күләмдә су килә, ягъни җыелганны түгел, свежий су гына эчә. Оксана ике ел гына эшләсә дә, коллективка тиз ияләшкән.
- Хезмәт хакы вакытында түләнелә. Иртәнге җидедән эш башланып, кичке дүрткә кадәр. Якшәмбе - ял көне. Душ кабиналары куйдылар, хәзер өйгә чиста килеш кайтабыз, - ди ул.
Вентиляция эшли, тиешле температура куелган. Ул эшли торган корпуста кошларның баш санын саклау буенча Оксана тарафыннан тырышлык күрсәтелгән, 30 мең баштан артык тавыкларның барысы да исән-сау. Тавыкларның продуктивлыгы да югары, ягъни 93-95 проценты йомырка сала, шулай булмаса, көненә 29-30 мең данә йомырка алырлар идеме.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев