Заман сулышы

Лениногорск кыр эшләренә әзерләнә

Быелгы язгы кыр эшләрендә 228 трактор, 13 чәчүлек комплексы, 51 чәчкеч агрегатлары катнашачак. Бүгенге көнгә тракторларның әзерлеге 89 процент, ә чәчүлек комплексларыныкы - 69 процент, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Язгы кыр эшләре нык әзерлек һәм финанс ресурслары сорый торган чор, быел бигрәк тә. Моның сәбәпләре күп: авыл хуҗалыгы...

Быелгы язгы кыр эшләрендә 228 трактор, 13 чәчүлек комплексы, 51 чәчкеч агрегатлары катнашачак. Бүгенге көнгә тракторларның әзерлеге 89 процент, ә чәчүлек комплексларыныкы - 69 процент, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.


Язгы кыр эшләре нык әзерлек һәм финанс ресурслары сорый торган чор, быел бигрәк тә. Моның сәбәпләре күп: авыл хуҗалыгы җитештергән продукциягә бәянең түбән булуы, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары кыйбатлану. Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кергәнлектән, дәүләтнең ярдәме дә үзгәрде: хәзер ул эшкәртелгән җир һәм югары сыйфат белән сатылган сөтнең күләменә карап кына бирелә. Тик барыбер райондагы 59 мең гектар чәчүлек җирләрен эшкәртергә кирәк. Әлеге мәйданнарның 37 мең гектарында бөртекле культуралар чәчәргә планлаштыралар. "Ни чәчсәң, шуны урырсың" дигәндәй, чәчүлек орлыкның сыйфатлы булуы таләп ителә. Көздән амбарларга 10 мең тоннадан артык бөртекле культура орлыгы салып калдырылган. Шуның 202 тоннасы элиталы орлыкка керә. Тагын шундый 110 тонна орлык булдыру күздә тотыла.
Мул уңышның нигезе - минераль ашламалар кертү. Район өчен 2 мең 700 тонна ашлама кирәк, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Бу бер гектарга 45,8 килограмм тәэсир итү көче күләменнән чыгып исәпләнелгән. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары Менделеевск районы белән килешү төзегән, аннан 1 мең 570 тонна аммиак селитрасы алачаклар. Ике ай өчен сөткә каралган субсидия акчасы да ашламага тотылачак. "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыяте белән "Союз-Агро"ның "Зеленогорский" бүлекчәсе үз хисапларына да ашлама булдыру ягын карыйлар икән.
Ягулык-майлау материалларына булган бәя дә үзен шактый сиздерә. Узган елгы чәчү чорында бер килограммы 21 сумнан бирелгән булса, быел - 26 сум. Ә безнең районга язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен 952 тонна дизель ягулыгы (бүгенге көндә 73 тоннасы гына бар), 142 тонна бензин кирәклеге исәпләнелгән.
Чәчүдә катнашачак техника 1 апрельгә әзер булырга тиеш. Бу Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан расланган. Бүгенге көндә район буенча, тракторлар, чәчкечләр - 89, чәчүлек комплекслары - 69, культиваторлар 83 процентка әзер. Агрегатлау эшен дә үз вакытында башлау мөһим. Яз соңлабрак килә диеп, ремонтны озак вакытка сузып йөрүдән мәгънә юк. Эшче куллар җитешмәү дә авырлык белән баручы хуҗалыклар өчен чүп өстенә чүмәлә кебек.
Вакытында һәм сыйфатлы итеп кыр эшләрен башкарып чыгу өчен районга 91 миллион сум акча кирәк. Кредит алмый гына бу эшләрне башкарып чыгып булмаячагы көн кебек ачык. Тик банклар хезмәттәшлек итәргә атлыгып тормый шул. Быелгы яз авыр шартларда баручы авыл хуҗалыгының тез капкачына нык суга. Хезмәт көчең белән берлектә акчаң да булу кирәк шул.
Фотосы http;/imagen.yandex.ru/ сайтыннан алынды.
Теги: посев
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2022 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим