Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы аграр предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую тикшерелде (+фотолар)

Басу-кырларда эшләр тәмамлангач, райондагы аграр хуҗалыклар техниканы кышкы саклауга куярга әзерли. Шушы көннәрдә кышкы саклауга әзерлекне Казаннан махсус комиссия килеп тикшерде.



Бүген хуҗалыклардагы машина-трактор паркларында ашлык суктыру һәм терлек азыгы әзерләү комбайннарының кыйммәтле узеллары, механизмнары һәм ременьнәре алынган, агрегатлар полиэтилен белән капланган һәм тәгәрмәчләре агартылып куелган.

Техниканың саклауга куелышы, ремонт барышы буенча методик ярдәм йөзеннән оештырылучы тикшерүләр ел да үткәрелә. Әзерлекне тикшерү буенча Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты Россия фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге директоры Рөстәм Низамов һәм Казан аграр университеты доценты Илнар Гаязиев җитәкчелегендәге махсус комиссия райондагы аграр хуҗалыклар буенча йөрде. Шулай ук комиссия эшендә Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, идарәнең производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Мостафин, Гостехнадзорның Лениногорск буенча баш инспекторы Илнур Галимов бар иде.

Комиссия машина-трактор паркларындагы эш торышын карады, күзәтте, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Тикшерү ахырында чарага әзерлекнең яхшы булуын билгеләп уздылар: “Техника кышкы саклауга тиешле әзерлек белән куелган. Хәзер сезнең алда ремонт эшләрен нәтиҗәле итеп башкару бурычы тора, бу юнәлештә уңышлар телим”, - диде Рөстәм Низамов.

Комиссия тикшерүне тәмамлагач, урыннар билгеләде: иң югары баллны “Август-Лениногорск” җәмгыяте алды. Икенче урында – “Маркс”, өченче урында – “Сатурн-Урал” хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев