Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында "Комбайн" операциясе бара

Ел саен июль ахырында, урып-җыю чорында "Комбайн" операциясе башлана. Техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә, төзеклегенә, теркәү документларына, янгыннан саклану чаралары булуына игътибар бирелә. Быел да Гостехнадзор идарәсенең Лениногорск һәм Әлмәт бүлеге инженер-инспекторлары тарафыннан район хуҗалыклары кырларына рейд ясалды, Рейд вакытында уракта эшләүче комбайннарның техник документациясе һәм файдалану кагыйдәләре, нормалары тикшерелде. Әлеге операция...

Ел саен июль ахырында, урып-җыю чорында "Комбайн" операциясе башлана. Техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә, төзеклегенә, теркәү документларына, янгыннан саклану чаралары булуына игътибар бирелә.

Быел да Гостехнадзор идарәсенең Лениногорск һәм Әлмәт бүлеге инженер-инспекторлары тарафыннан район хуҗалыклары кырларына рейд ясалды,

Рейд вакытында уракта эшләүче комбайннарның техник документациясе һәм файдалану кагыйдәләре, нормалары тикшерелде. Әлеге операция барышында кимчелекләр дә ачыкланды. Мәсәлән, тикшерү вакытында ике комбайнчының тракторчы-машинист таныклыгы юк, бер комбайн исә техник күзәтү узуы турындагы таныклыгы булмаган килеш кулланыла иде. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды, ә вазыйфадагы, урындагы кешеләргә исә кимчелекләрне бетерү турында боерыклар язылды.

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге инженер-инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев