Заман сулышы

Сенаж базын тутырсаң - 5 мең сум премия (+ фотолар)

Печәннең сыйфаты мал азыгын кайчан әзерләүгә бәйле, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Шуны аңлап, мал азыгын әзерләүне оешкан төстә алып баручы хуҗалыклар бар. "Сатурн-Урал" (Сарабиккол) җәмгыятендә терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып керештеләр. Бүгенге көнгә (18 июнь) аларның 135 тонна әзер печәннәре, 840 тонна сенажлары бар. Җитәкчесе Зөлфирә Төхвәтуллина әйтүенчә, ныклы әзерлек...

Печәннең сыйфаты мал азыгын кайчан әзерләүгә бәйле, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Шуны аңлап, мал азыгын әзерләүне оешкан төстә алып баручы хуҗалыклар бар.
"Сатурн-Урал" (Сарабиккол) җәмгыятендә терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып керештеләр. Бүгенге көнгә (18 июнь) аларның 135 тонна әзер печәннәре, 840 тонна сенажлары бар. Җитәкчесе Зөлфирә Төхвәтуллина әйтүенчә, ныклы әзерлек белән керешкәннәр, шулай ук үз көчләре белән терлек азыгы әзерләү өчен техника, җайланмалар да сатып алганнар. Кыскача эш барышы белән дә таныштырып үтте: күпьеллык үләннең бер өлешен егып, киптереп, икенче өлешен чабып алалар.
Хуҗалыкта сенаж базын тутыруда эшләүче звенога матди кызыксындыру чарасын да тапканнар. Азык базын тутырасың икән, 5 мең сум премия бирелә, көз көне сенажның сыйфаты югары булса, рәхим ит - тагын 5 мең. Моннан тыш, быел эшчеләргә бушлай ашатуны оештырганнар.
Мин ул көнне сенаж әзерләүдә эшләүчеләр янында булдым. Козлятник дигән үләннең исеме әллә-ни тартып тормаса да, куе итеп, шәмәхә төстәге чәчәкләре белән балкып утырган кыр бик матур була икән. Биредә КСК комбайны белән Мансур Исламов үләнне чаба иде. Үзе Кирлегәчтән, бу хуҗалыкта җиде ел хезмәт куя икән.
- Мин 18 яшьтән бирле колхозда эшлим, - ди ул. - Башта үзебездә, аннары монда килдем. Быел үлән әйбәт, бу җирдә бигрәк тә яхшы. Иртәдән кичкә кадәр эшлибез. Тизрәк эшне тәмамларга иде, - ди механизатор.
Мансур абый чапкан үләнне "КамАЗ" мшинасында Фәнил Моталлапов белән Фәнил Бәкеров ташып тора.
"Спартак" (Түбән Чыршылы) агрофирмасы кырларында 600 гектарда күпьеллык үләннәр үсә. Ул көнгә шуның 280 гектары чабылган иде, 18 июнь көне мәгълүматы буенча, 199 тонна печән әзерләнгән.
Кырда үскән печәннең биеклеге... Кечкенәрәк буйлы булсаң, югалып та калырсың, билләһи. Монда эспарцет дигән күпьеллык үлән үсә, ди механизатор Николай Афанасьев. Ул "Мак Дон" чапкычы белән шуны чабып, теземнәргә сала. Аннары кипкәч, пресс-җыйгыч белән алачаклар. Техника, беренче карашка, кечкенә, җиңел йөрешле кебек күренә.
Хуҗалык әлеге чапкычны узган ел алган. Беренче елны да Николай эшләгән. Әле быел авыл Сабан туенда үзен телевизор белән бүләкләгәннәр иде. Самара якларыннан килгән керәшен егете дүртенче ел монда командировкага эшкә килә. Кыр эшләре тәмамлангач, төп эшенә - "Контакт-С" җәмгыятенә китә. Эштән зарланмады, тәмле ашатуларын әйтеп үтте.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 18 июнь көненә алынган мәгълүматка караганда, районда 6 мең 960 тонна сенаж, 3 мең 250 тонна печән әзерләнгән. Бер шартлы баш малга 3,61 центнер азык берәмлеге туры килә.
Маллар тук булсын өчен, район хуҗалыклары алдында 41 мең 608 тонна сенаж, 7 мең 281тонна печән әзерләү бурычы тора.
Розалия Мостафина
Бу тема турында тулырак «Заман сулышы" газетының 44 нче номер саныннан укый аласыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: сено
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: