Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында "Трактор-тагылма" профилактик операциясе бара

Республикада, шул исәптән Лениногорск районында, "Трактор-тагылма" профилактик операциясе башланды. Ул 6 июньнән 30ына кадәр дәвам итәчәк. Безнең районда әлеге операция Гостехнадзор һәм ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте белән берлектә үткәреләчәк, шулай ук рейдларда Әлмәт районы Гостехнадзоры инспекторы да катнашачак. Әлеге чара трактор һәм аларның тагылмаларыннан, башка үзйөрешле машиналардан файдаланган вакытта кагыйдәләр бозуны...

Республикада, шул исәптән Лениногорск районында, "Трактор-тагылма" профилактик операциясе башланды. Ул 6 июньнән 30ына кадәр дәвам итәчәк.


Безнең районда әлеге операция Гостехнадзор һәм ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте белән берлектә үткәреләчәк, шулай ук рейдларда Әлмәт районы Гостехнадзоры инспекторы да катнашачак.

Әлеге чара трактор һәм аларның тагылмаларыннан, башка үзйөрешле машиналардан файдаланган вакытта кагыйдәләр бозуны ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән. Рейдлар вакытында тикшерүче-хезмәткәрләр транспорт чараларын эксплуатацияләү һәм теркәлү кагыйдәләрен саклауга игътибар итәчәк, шулай ук техник күзәтү узуның үтәлешен тикшерәчәк, трактор, үзйөрешле машина белән идарә итүчеләрнең таныклыгы һәм ОСАГО полисы булуына да контрольлек итәчәк.

Илнур Галимов, Гостехнадзорның

Лениногорск районы буенча баш инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев