Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

Бүгенге көндә райондагы аграр хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек бара, болар: техника ремонты, ашлама туплау. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, чәчү комплекслары, культиваторлар, катнаш агрегатлар әзерләнеп беткән, тракторлар һәм чәчкечләрне карап, төзәтеп бетерәсе бар әле, болары 96 процентта әзер. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган таләп буенча, техника ремонты 1...

Бүгенге көндә райондагы аграр хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек бара, болар: техника ремонты, ашлама туплау.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, чәчү комплекслары, культиваторлар, катнаш агрегатлар әзерләнеп беткән, тракторлар һәм чәчкечләрне карап, төзәтеп бетерәсе бар әле, болары 96 процентта әзер. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы куйган таләп буенча, техника ремонты 1 апрельгә төгәлләнергә тиеш. Язгы кыр эшләренә хуҗалыклар тарафыннан 37 миллион сумлык запас частьләр алынган. Минераль ашлама туплау дәвам итә. Бүгенге көндә 6 мең тонна физик авырлыкта тупланган, бу 1 гектар җиргә 45 килограмм тәэсир итү көчендә ашлама туры килә дигән сүз, шуның 24 килограммы бюджеттан бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев