Заман сулышы

Лениногорскида авыл җыеннары дәвам итә

Сугышлы белән Юлтимернең икесенә 426 хуҗалык бар, 895 кеше яши, дип белдерде җыенда авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова. Аларның көнкүрешләре белән танышырга дип, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән иде. Сугышлыларның киләчәге бик үк өметсез түгел әле: тугызъеллык мәктәптә укучылар саны да шактый, 71әү. Һәм, әйтергә кирәк, Сугышлы мәктәбе экология буенча...

Сугышлы белән Юлтимернең икесенә 426 хуҗалык бар, 895 кеше яши, дип белдерде җыенда авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгирова. Аларның көнкүрешләре белән танышырга дип, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән иде.
Сугышлыларның киләчәге бик үк өметсез түгел әле: тугызъеллык мәктәптә укучылар саны да шактый, 71әү. Һәм, әйтергә кирәк, Сугышлы мәктәбе экология буенча максатчан эшләп, шактый уңышка ирешергә өлгерде инде. Укучылары да әледән-әле төрле конкурсларда катнашып, алдынгылар рәтенә чыга. Бу хакта "Заман сулышы"нда даими язып торабыз. Узган ел 9 бала туган. Биш гаилә күп балалыларга җир участоклары бирелү хокукына ия. Әлеге саннарны начар дип булмый. Балалар бакчасына 8 нәни йөрүен исәпкә алсаң гына бераз әзсенергә була. 2012 ел юлтимерлеләр өчен модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килү белән истә калачак. Ул, белгәнебезчә, сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында барлыкка килде. Сугышлыда эшләнгән зур эшнең берсе - Шушма елгасы ярында пирс төзелү. Ул - яр кырыенда ясалган гидротехник корылма. Зуррак елгаларда суднолар туктау һәм бәйләп кую урыны буларак кулланыла. Биредә ул янгын сүндерүче машина, шунда кереп, су алыр өчен ясалган. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, "Строитель" җәмгыяте директоры Мәҗит Илаловның ярдәме зур булган. Гомумән, аларга күп эш-гамәлләренә булышлык күрсәтә икән ул.
Фларида Касыймовна әйтеп киткәнчә, борчулары да юк түгел. Ул-шушы җирлектә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиесе "Родник" җәмгыятендә мал саны кимү, фермаларның бушап калуы. Болай да хәлләр бу җәмгыятьтә мактанырлык түгел иде, хәзер инде бөтенләй бетүгә таба бара икән. Бик аяныч. Моңа җавап итеп, Рәгать Хөсәенов җирләрне буш калдырмабыз, ныклы, көчле хуҗалыкларга сөрү җирләрен бүлеп бирербез, диде.
Гаилә фермалары төзеп, бизнесыңны башлау алга киткән заманда әлегә бу авылда андыйлар күренми. Ләкин бер уңганы "Лизинг-грант" программасында катнашып, поликарбонатлы булган.
Белгәнебезчә, быел Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шунлыктан сугышлылар территорияләрен, авылны чиста тотарлар дип ышанасы килә. Юкса, Фларида Янгирова әйтүенчә, аерым чүп түгү урыны булса да, юл читенә, тау итәгенә китереп бушатырга күп уйлап тормыйлар икән. Бу хакта залдан сорау бирделәр: "Тимәштә чүп-чарны капчыкка төяп, чыгарып куялар да, машина алып китә. Бездә дә шуны оештырып булмыймы?" Җитәкчелек моның өчен акча түләргә, авыл халкының шуңа риза булуы кирәк дип аңлатты. Бу урында барың бергә килешеп эшләү мөһим шул.
Узган елгы ташу райондагы берничә авыл, шул исәптән Сугышлы өчен дә зур зыян-зарар китерде. Хәзер инде алар куркуда: быел да былтыргы кебек булса - нишләрбез, диләр. Моңа җавап итеп, Рәгать Галиәгъзамович: "Ул вакытта үзегездә дә гаеп булды. Алдан кисәттек бит, коткару отрядлары бар җиргә дә өлгерә алмады. Шунлыктан быел алдан әзерләнеп куегыз. Авыл башлыгы белән бергә сөйләшеп, киңәшләшегез. Ярдәм ике яклы булып, халык та булышса иде" , - диде.
Сугышлы халкын Мәдәният йортына ныклап торып ремонт кирәк булуы борчый. Тик бу мәсьәләне төгәл генә, тиз арада хәл итеп булмаганын әйттеләр. Киләчәктә булыр дип өметләник.
Авыл урамнарының кайберләрендә ут юк икән. "Балалар мәктәпкә фонарь белән йөри", ди бер ханым. Бу эшләр район электр челтәрләре предприятиесенә йөкләнелде.
Урамнарны кардан чистарту хакында да сүз булды, юкса "Ашыгыч ярдәм" машинасы да керә алмас, диештеләр. Ярый әле, шәхси хуҗалыкта трактор бар , ул ярдәмгә килсә генә инде. Р. Хөсәенов: "Соляркасына түләсәгез, нишләп чистартмасын. Билгеле бер графигын төзеп эшләгез", - дип фикерен белдерде.
Җыенга килүчеләргә полициянең участок инспекторы Рөстәм Айданов шәһәрдән авылга таба юл алган алдарлардан саклану юллары турында киңәшен бирде. Законсыз рәвештә чүп-чар түгүчеләрнең штрафка тартылачаклары турында кисәтте.
Теги: ќыен
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: