Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида чәчү турында сөйләделәр (фотолар)

Быелгы язгы чәчүдә, башка еллардан үзгә буларак, районда бөртеккә кукуруз, көнбагыш һәм рапс культуралары да игеләчәк. Моның өчен республика бюджетыннан беркадәр күләмдә субсидия дә каралган. Болар хакында "Маркс" хуҗалыгында (Куакбаш) язгы кыр эшләренә багышланган семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр. Ел башында районга аграр министр Марат Әхмәтов килеп, хуҗалыклар алдына үсемлекчелек продукциясенең табышлыгын арттыру...

Быелгы язгы чәчүдә, башка еллардан үзгә буларак, районда бөртеккә кукуруз, көнбагыш һәм рапс культуралары да игеләчәк. Моның өчен республика бюджетыннан беркадәр күләмдә субсидия дә каралган. Болар хакында "Маркс" хуҗалыгында (Куакбаш) язгы кыр эшләренә багышланган семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр.


Ел башында районга аграр министр Марат Әхмәтов килеп, хуҗалыклар алдына үсемлекчелек продукциясенең табышлыгын арттыру максатында, кукуруз, көнбагыш, рапс чәчеп карау бурычы куйган иде. Сүзенә колак салганнар, бөртеккә кукуруз - 900 гектарда, көнбагыш - 980 гектарда, рапс - 890 гектарда игелер дип көтелә. Дөрес, мәйданнар зур түгел, чөнки беренче ел гына. Бу культураларның уңышы булып, табыш китерсә, бәлки, киләчәктә игә торган мәйданнар артыр да. Әлеге культураларның орлыгын сатып алырга туры киләчәк, шулай ук махсус чәчкечләр дә таләп итә. Быел шулай ук шикәр чөгендере мәйданнарының да күләме арткан. Моңа кадәр 1мең 500 гектарда игелсә, быел 1 мең 850 гектарда булачак икән.

Райондагы орлыкның 26 проценты репродукциясез, ягъни күп еллар чәчелгән. Шунлыктан аны яңарту да сорала. Элиталы орлыклар әлегә бары ике хуҗалыкта - "Лениногорская агрофирмасы" һәм "Спартак агрофирмасы"нда, диелде семинарда.

Автор фотолары

Тулырак " Заман сулышы"ның 8 апрель санында укыгыз.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X