Заман сулышы

Лениногорскида кәҗә асраучылар шактый

Кайберәүләр "Кәҗә - мал түгел" дисә дә, районыбыз авылларында әлеге сакаллы хайван белән рәхәтләнеп көн күрүчеләр бар. Әнә бит Тимәштә яшәүче Рәмзия апа Заһретдинова яратып "Безнең Гришка, Белка" дип, кәҗәләре хакында озаклап сөйли ала. "Нигә татарча кушамат кушмадыгыз?" дим, "Савочкинодан алып кайткан идек бит, ул анда русча дәшкәнгә өйрәнгән", ди...

Реклама

Кайберәүләр "Кәҗә - мал түгел" дисә дә, районыбыз авылларында әлеге сакаллы хайван белән рәхәтләнеп көн күрүчеләр бар.


Әнә бит Тимәштә яшәүче Рәмзия апа Заһретдинова яратып "Безнең Гришка, Белка" дип, кәҗәләре хакында озаклап сөйли ала. "Нигә татарча кушамат кушмадыгыз?" дим, "Савочкинодан алып кайткан идек бит, ул анда русча дәшкәнгә өйрәнгән", ди Рәмзия апа.
Кәҗә дигән хайван аларның йортына моннан тугыз ел элек көз аенда аяк баса. Ул вакытта сыер, бозау да була, шулар янына тәкә белән кәҗә алалар.
- Кәҗә үстерүнең җаен да белмибез, кемнән нәрсә ишетәм, шуны эшлибез. Китаплардан да караштырдым. Тугыз ел вакыт үтсә дә, хәзер дә кирәкле соравыма җавапны китаптан табам. Аннары кәҗәбез - Катя бәти китерде, тик сөте дә аз булды, үзе дә вак токымлы иде. Болай булмас дип, нәселле кәҗәләр эзли башладык. Токым алыштыра-алыштыра, яхшысына эләктек. Савочкинодан - Белканы, Тимәшнең поселок ягыннан Катьканы алып кайттык. Хәзер яннарында бер тәкә - Гришка да бар,- дип сөйли Рәмзия апа.
Гыйнварда ишәергә торалар икән, бәтиләре туачак. Хуҗабикә әлегә кадәр көненә өчәр литр сөт сауган. Хәзер бәрәнләр алдыннан берәр ай чамасы саумыйлар. " Сөт аз булганда, үзебезгә дә калмый әле, катыгына хәтле яратып алалар", ди. Сатарга туры килгәндә, бер литрын
- 60, ярты литрын 30 сумнан җибәрәләр. Белгәнебезчә, кәҗә сөте бик файдалы, сабый балаларга да эчертеп үстерәләр. Рәмзия апа белән Габдерәшит абыйның да оныгы шулай үскән. "Диабетикларга, ашказаны белән җәфаланучыларга бик тә файдалы. Кайбер тире авыруларын да кәҗә сөте сөртеп дәвалаучылар булды. Кат-кат сорап киләләр иде", ди хуҗабикә.
Кәҗәнең дә сыер кебек, беренче бәрәнләгәннән соң, сөте аз була икән, аннары берничәне китергәч кенә күбәйтә. Бәти тууга ук, әнисе янында ике ай буе имезәләр дә, аералар. Шулай эшләгәндә, бәти ныгып кала, сәламәт булып үсә икән.
- Кәҗә бәтие тууга ипигә өйрәтәбез, аннары җәй көне йөртергә алып чыккач, җайлы була ул. Саварга чыкканда, кулыма ипи кисәкләре алам. Кәҗәләргә ашату өчен тамыразык бик тә кирәк. Шунлыктан алар безнең кызыл чөгендер, кишерне яратып ашый. Шулар янына комбиазык катнаштырып бирсәң, алар өчен деликатес кебек ул. Ә менә бәрәңгене ашатырга кушмыйлар, хәер, үзләре дә пешкәнен дә, чи килеш тә ашамый. Кыш көне суны җылытып эчерәбез, тоз кушабыз. Тоз брикетын алып кайтып куйган идек, шуны ялап кына калмыйча, кимерәләр инде менә,- дип сөйли Рәмзия апа.
Баштагы мәлне кәҗәләргә азык салыр өчен улак ясауның җаена төшенә алмыйча азапланганнар. Чөнки печәнне тартып төшерәләр дә, аннары аяк астындагысын ашамыйлар икән. Сүзгә гаилә башлыгы Габдерәшит абый кушыла:
- Белка хәзер дә тискәре гадәтен ташламый: әүвәл аягы белән тибенеп, печәнне төшерә, сайланып кына ашый, калганы шунда кала, аннары чистартканда, чыгарып түгәм инде,- ди.
Печәнне җәй көне үзләре әзерли, алып кайтырга транспорт - "УАЗ"ик машинасы бар.
- Җәй - кәҗәләр өчен бигрәк тә рәхәт вакыт,- ди Рәмзия апа. - Алар үсемлек башындагы йә чәчкәне, йә орлыгын, өзеп ашый. Шайтан таягының чәчкәсен өзгәндә, жәлләп тә куям, чәнечмиме икән дип. Кычыткан башын бик яраталар.
"Кәҗә - ике күршене талаштырыр", "Кәҗә - мәкәрҗә, кермә безнең бакчага", дип әйтү юктан гына барлыкка килмәгәндер, дип Рәмзия апаның тел төбенә төшенчәкче булам. "Кәҗә аркасында "Аллага шөкер, күршеләребез белән сүзгә килгәнебез булмады, язмасын да. Саклап йөртеп, ашатабыз, үлән-чирәм үскән җиргә алып барабыз. Дөрес, алар бер урында торырга яратмый. Аңа үзенә йөреп, сайлап, иснәп ашарга мөмкинлек бирергә", ди ул.
- Кәҗә кебек хәйләкәр хайван юктыр, шуның өстенә бик акыллы ул. Һәм үз дигәнчә эш итәргә яратучан,- ди Заһретдиновлар гаиләсе кәҗәләренә характеристика биреп. - Исем белән дәшкәнне яраталар, үз исемнәрен беләләр.
Әлеге гаиләдә булып, кәҗә бик яхшы хайван икән дигән нәтиҗәгә килдем. Сөте файдалы, ите сарыкныкына караганда, корырак булса да, тәмле, мамыгы тагын да шәп. Бу сакаллы хайваннарга абзарда һәрберсенә аерым урын кирәк икән. Элегрәк вакытта, дүрт кәҗә асраганда, тавыкка да урын калмады, ди Рәмзия апа. Шулай итеп, хәзер биредә кәҗәләр хуҗа булып калган.
Авыл хуҗалыгы идарәсендә аңлатуларынча, шәхси хуҗалыклардагы кәҗә белән сарыкның баш саны бергә исәпкә алына икән. Алар безнең район авыл җирлекләрендә 1 октябрьгә 4 мең 173 баш исәпләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: кәҗә
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: