Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида кыр эшләре бара

Табигать шартлары әлегә игенче-механизаторларга теләктәшлек иткәндә, район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште. Әлеге эшләр ничек барганын күзаллау өчен, берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә без дә булып кайттык. Хуҗалыкларда йөргәндә язның һәр көнен, сәгатен бушка уздырмаучыларны күрергә була. Шундыйлар рәтендә "Маркс" җәмгыяте дә бар. "Чәчүне никадәр иртәрәк башкарып чыксаң, шулкадәр яхшырак бит",...

Табигать шартлары әлегә игенче-механизаторларга теләктәшлек иткәндә, район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә кереште. Әлеге эшләр ничек барганын күзаллау өчен, берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә без дә булып кайттык.


Хуҗалыкларда йөргәндә язның һәр көнен, сәгатен бушка уздырмаучыларны күрергә була. Шундыйлар рәтендә "Маркс" җәмгыяте дә бар. "Чәчүне никадәр иртәрәк башкарып чыксаң, шулкадәр яхшырак бит", ди үзләре дә. Бөтен җирдә эш кайный: күпьеллык үләннәр һәм уҗымнар тукландыру белән беррәттән, аларны тырмалау эше дә башкарыла. Без килгәндә беренче көн арпа чәчәргә чыкканнар иде. "Нью-холланд" тракторына яңа төрдәге чәчү комплексы тагып, Рәис Шакиров (2 нче фотода) биредә эшли. Әлеге комплексның үзенчәлеге шунда: монда булышучылар, ягъни чәчүчеләр кирәкми. Орлыкны бушатканнан соң, үзе көйләп, чәчеп бара икән. Көненә 70 гектар чамасы эшләргә сәләтле әлеге техника. Рәис абый Куакбашныкы, 1985 елдан бирле авыл хуҗалыгында көч куя. Ә бу "Агромастер" чәчү комплексы белән өченче ел гына эшли. "Маркс"лыларның күңеле көр, чәчүне кыска срокта башкарып чыгасына ышанычлары зурдан.
"Спартак" агрофирмасы" җәмгыятендә хәлләр авыррак бара. Уҗым культураларын тукландыруга тотынмаганнар да. Туңга сөрү җирләрен тырмалау эше соңга калырга охшап тора. Ә бит һәрнәрсәнең вакыты бар. Ул көнне кырда нибары ике трактор гына эшли иде. Биредә кадрлар кытлыгы да үзен сиздерә. Хуҗалыкта эшне башкача оештырмыйча алга китеш сизелмәстер.
Кыр эшләрен тулы куәтенә алып баручылар арасында "Ленин" җәмгыяте бар. Хуҗалыкта агроном булып эшләүче Әкъдәс Гәрәев сүзләренчә, уҗымнар һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнгән.
"Туңга сөрүне иртәгә тәмамлап, чәчәргә керешәчәкбез", ди агроном. Бу юнәлештә орлыклары җитәрлек күләмдә, ул инкрустацияләнеп бара. Ашлама алу өчен дәүләт биргән субсидия бик ярап куйган. Хуҗалыкта механизаторларны тәмле һәм туклыклы итеп ашату оештырылган. Узган ел ук механизаторлар күңелләре булып, "өчпочмакка кадәр ашаталар", дип сөйләгәннәр иде, быел да бик канәгатьләр.
Хуҗалыкта һәр белгеч үз урынында. Бу сүзләрне "Сатурн-Урал"га карата әйтеп булыр иде. Инженер Радмил Хәкимов кырда эшләячәк техникага күзәтчелек итсә, яшь агроном Ренат Исмәгыйлов (1 нче фотода) җилкәсендә мул уңыш алу бурычы тора. Үткән ел 1 августта эшкә керешкән белгеч авыл тормышыннан зарлану турында уйламый да. Ул килешү нигезендә, максатчан рәвештә, авылга кайтып эшләргә дип, Казан аграр университетында укыган. Хуҗалык Ренатны колач җәеп каршы алган һәм торыр өчен йорт белән тәэмин иткән. Районда бердәнбер яшь агроном буларак, аңа уңышлар телисе килә.
"Сатурн-Урал" җәмгыятендә язгы кыр эшләре буенча башкарасылар байтак әле. Уҗымнарны тырмалауда биш берәмлек техника ике сменада эшли икән, шулай ук тукландыру оешкан төстә бара, диләр. Арпа чәчәргә керешкәннәр. Кырда үзенең 13 еллык "тимер аты" белән - Әмир абый Мостафин (1 нче биттә фотода). "Карап төзәтсәң-җайласаң, иске булса да эшли әле ул", ди. Хәер, 40 елга якын, элеккечә әйтсәк, туган колхозында көч куйган Әмир абый аның бөтен нечкәлекләрен белә торгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посевная