Заман сулышы

Лениногорскида Татарстан район дәүләт ветеринария берләшмәсе семинар-киңәшмәсе үтте

Районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә маллар үлемен ике тапкырга киметә алганнар. Моңа, әлбәттә, район ветеринария берләшмәсе хезмәте тарафыннан күрелгән чараларның тәэсире зур булган. Татарстан район дәүләт ветеринария берләшмәләренең безнең районда үткән семинар-киңәшмәсендә бу турыда да сөйләштеләр. Аның пленар өлеше Иске Шөгер мәдәният йортында узды. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы...

Районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә маллар үлемен ике тапкырга киметә алганнар. Моңа, әлбәттә, район ветеринария берләшмәсе хезмәте тарафыннан күрелгән чараларның тәэсире зур булган. Татарстан район дәүләт ветеринария берләшмәләренең безнең районда үткән семинар-киңәшмәсендә бу турыда да сөйләштеләр.
Аның пленар өлеше Иске Шөгер мәдәният йортында узды. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов әйткәнчә, республика районнары буенча мондый күчмә утырышлар узачак һәм беренчесе Лениногорскига туры килде. Бездә узуы очраклы түгел: район ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Алар узган ел бюджеттан тыш җиде миллионга якын акча эшләгәннәр. Шулай ук үрчемне саклау буенча да эш яхшы оештырылган, дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов.
Лениногорск районы ветеринария берләшмәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә - 15 мең баш, шәхси секторда 2 мең ярымнан күбрәк мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтә. Бюджет берләшмәләргә акчаның күпмедер өлешен бирә, ә калган сумманы алар үзләре эшләргә тиеш. Безнең район берләшмәсенең тырышлыгы бушка китмәгән, чыннан да, мактанырлыклары бар. Башка район күрсәткечләренә күз салсак, Мамадыш, Арча, Актаныш, Аксубай, Түбән Кама, Сабада - 3 миллионнан артык, ә Питрәч, Лаеш, Кайбычта 2 миллион сумнан артык бюджеттан тыш эшләгәннәр. Бу акча матди-техник базаны ныгытуга һәм хезмәт хакына тотыла.
Анысы безнең районда, башкалар белән чагыштырганда иң югарысы икән. Болар хакында Лениногорск ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов сөйләде. Ветеринарларның уртача хезмәт хакы - 16 мең ярым, диде ул. 2012 елда - 15 мең 700 сум булган. "Уңай күрсәткечләргә хезмәт күрсәтү зонасын киңәйтү һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты буенча ирештек", ди Рашат Хәмитович.
Авылда мал табиблары - иң кирәкле һөнәр ияләре. Сыерың бераз сырхаулап торса да, шулар янына йөгереп барасың. Ләкин хәзерге вакытта яшь белгеч-ветеринарлар авылга кайтырга атлыгып тормый. Бу күренеш бездә генә түгел, башка район вәкилләренең чыгышында да моңа борчылу сизелде. Биредә катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов та: "Авылга яшьләрне тарту, җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшлибез. Эшкә кайтырга риза булучыларга төрле яклап ярдәмгә килергә әзер", - ди.
Бүгенге көндә безнең районда 35 ветеринар белгеч бар, бер хезмәткәргә 627 шартлы баш терлек туры килә.
Ел дәвамында үрчемне саклап калу буенча эш алып барылган. Слайд-шоуларда күрсәтелгән таблицалар шуны сөйли. Мәсәлән, быелның ике аенда 37 баш терлек үлгән. Ә узган елның шул чорында ул 88 башка җиткән. Димәк, үлемне ике тапкырга киметә алганнар. Мондый уңай күрсәткечләргә ничек ирешә алганнар соң дип, семинарда катнашучылар "Лениногорская" агрофирмасы"ның "Ялтау" бүлекчәсенә юнәлделәр.
Гадәттә, семинар була калса, алдан хәстәрләнеп кую гадәте бар. Биредә андый ясалмалык юк, гадәти эш барышын, рәвешен күрсәттеләр. Терлекчелек комплексларында болай да чисталык, тәртип. Яңа туган бозаулар бүлекчәсендә иң кирәкле эш - юу һәм дезинфекцияләү турында сөйләп үттеләр. Азык кухнясында бозауларга төрле витаминлы үләннәрдән кайнатмалар эчерү хакында сүз булды.
Яз көне мөгезле эре терлекләрдә матдәләр алмашы бозыла икән. Авыру сыер тоягыннан да башланырга мөмкин. Шунлыктан, аны чистартып тору мөһимлеге турында әйтелде. Бу хуҗалыкта ул күптән башкарыла инде. Хәтта инструментын да үзләре ясаган. Маститны булдырмау юнәлешендә дә эш алып барыла. Сөйләп кенә калмадылар, практикада моны ничек башкаруын күрсәттеләр. Әлеге очракта "Виватон" препаратының ярдәме зур икән. Маллар исән булсын өчен барлык шартлар да бар. Терлекчелек комплексында ветеринар даруханә дә ясап куйганнар. Әлеге хуҗалыкта бер шартлы баш малга 800 сумлап акча тотыла, ди. Семинарда катнашучыларның "Кара, болар ничек эшли икән" дип, уңай нәтиҗә ясаулары күренде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: