Заман сулышы

Лениногорскида яңа китап чыкты

2012 елның декабрь аенда авыллар тарихына кагылышлы тагын бер китап кулга килеп керде. Ул - «Туган авылым - Куакбаш» дип атала. Лениногорск шәһәре типографиясендә басылган әлеге китап үзенең тышкы бизәлеше, зәвыкъ белән эшләнеше, авторлар тарафыннан бүлек-бүлекчәләргә бүленеше белән үзенә җәлеп итеп тора. Тышлыгының беренче битендә авылның гомуми күренеше сурәтләнгән рәсем...

2012 елның декабрь аенда авыллар тарихына кагылышлы тагын бер китап кулга килеп керде. Ул - «Туган авылым - Куакбаш» дип атала.


Лениногорск шәһәре типографиясендә басылган әлеге китап үзенең тышкы бизәлеше, зәвыкъ белән эшләнеше, авторлар тарафыннан бүлек-бүлекчәләргә бүленеше белән үзенә җәлеп итеп тора. Тышлыгының беренче битендә авылның гомуми күренеше сурәтләнгән рәсем бирелсә, соңгы биттә авыл агайларының мәчет фонында төшкән фотосы урын алган. Китапны кулга алуга, аның авторларына күз салам. Алар шул авыл кешеләре: 30 ел Куакбаш мәктәбендә укытучы булып эшләгән Мәмдүдә Вәлиуллина һәм күп еллар Эчке эшләр бүлегендә эшләгән Фәрхәт Шәйхетдинов.
«...Куакбаш авылы тирә-якка, татар дөньясына мәгълүм имамнар, дин галимнәре, зыялыларга мөнәсәбәтле сала. Ризаэтдин Фәхретдин, Утыз Имәни аяк баскан, яшәгән авыл һичшиксез күңелләрдә горурлану һәм соклану хисләре уята! Һәм узган заманнан килгән мәгърифәтлелек, зыялылык, мәдәниятлылык дәвам итә. Мин үзем Куакбашны шагыйрьләр авылы дип саныйм», ди шагыйрь Таһир Шәмсуаров китапка язган сүз башында. Аңардан соң китап авторларының үзләре турындагы язмасы урын алып, әлеге катлаулы эшкә тотынулары, башкарып чыгулары турында языла. Мәсәлән, Мәмдүдә апа Вәлиуллина болай ди:
«...Пенсиягә чыккач, яшьтән үк кызыксынган тарих белән шөгыльләнә башладым: китаплар укыдым, авылда яшәгән кешеләр, вакыйгалар турында ишеткән-белгәннәрне тупладым. Шактый мәгълүмат тупланып, алар өстендә озак эшләргә туры килде. Монда минем ярдәмчеләрем - авыл өлкәннәре. Бер ялгызым эшли алмас идем. Кызыксынучылар булды, кирәкле эш түгел диючеләр дә булды. Минем язулар шулай үзем белән китеп тә барыр иде, бәхеткә, авылдашым Фәрхәт Закир улы Шәйхетдинов ярдәм кулын сузды. Ул күп эш башкарды: компьютер эшен эшләде, җыйды, йөрде. Безгә укытучылар да ярдәмгә килде, балаларыбыз да читтә калмады. Матди ягыннан да ярдәм итүчеләр табылды.
Миңа ярдәм иткән барлык авылдашларыма, оешма җитәкчеләренә зур рәхмәт. Мин аларга исәнлек, тигез тормыш, күңел тынычлыгы, иман байлыгы телим».
Фәрхәт абый эш барышы турында:
«...Башта һәр фотоны җыентыкның эчтәлегенә, авыл турында язганда авыл күренешләрен кертеп, нәселләр турында язганда, һәр нәселнең кешеләрен кертеп җыйган идек. Алай урнаштыру укучыларыбыз өчен уңайлырак булса да, кызганыч ки, акча мәсьәләсе кысынкырак булганга, фотоларны эчтәлектән аерырга туры килде. Әлбәттә, бу язмага бик күп кешеләр кермәгән. Нигә кермәгән дигән сораулар да туар. Аларның барысын да ачыклап бетерү бүген мөмкин дә түгел. Чөнки күп кенә авылдашлар күптән авылдан чыгып китеп, авыл белән элемтәләре калмаган. Алдагы көннәребездә читтән кемнәрдер кайтып, төпләрен эзләүчеләр булса, үзләре, туганнары, балалары, оныклары турында белгән мәгълүматларны туганнарында калдырсалар, киләчәктә булган мәгълүматларны тулыландыручы яшьләребез табылыр, дигән ышаныч белән калабыз», ди.
Китапта Куакбаш авылына кыскача сәхифә ясала. Аннан 173 бүлеккә сузылып авылның мәчетләре, муллалары, зыялылары, урамнары, табигате, хаҗ сәфәрен үтәүчеләр, репрессия корбаннары, «Сәнәк» сугышлары, авылның иң озын гомерле нәселләре һәм намуслы хезмәт куючы аерым кешеләр турында шактый бай мәгълүмат бирелә. «Туган авылым - Куакбаш» китабында китерелгән кайбер өзекләр, хатирәләр авторлар тарафыннан бик уйланып, күзләрне яшьләндерерлек итеп бирелгән. Мисал өчен, сәнәкчеләр фетнәсеннән исән калган Баһау хаҗи турындагы истәлек игътибарга лаек: «...Баһау хаҗи озын тормыш юлы үтә. Авылыбызның өлкәннәре аны ап-ак сакал-мыеклы, бик пөхтә, ак ыштан, киң итеп теккән ак күлмәк киеп, һәр көнне Муса ысталбасыннан урманга йөргәнен хәтерлиләр. Кич җиткәч, култык астына төрле үләннәр, яфрак-себерке кыстырып кайта икән. Бер китүендә: «Озак кайтмый торсам, шул тирәдән эзләрсез» - дип киткән, хәлен сизенгән күрәсең. Шуннан барып тапканнар, зурлап җирләгәннәр. Кабере Түбән оч зиратында».
Элекке һәм бүгенге фотосурәтләр белән чиратлаштыру да китапның уңышлы эшләнешенә ишарәли. Китапны төзүчеләр авылның, бөтенесен булмаса да, һәр нәселен, гаиләсен барлап чыгарга тырышкан. Истәлеккә исемнәре генә хәтердә калган, ил язмышы хәл ителгән сугышларда катнашкан авылдашлар исемлеге моның ачык мисалы.
Әлеге китап авторларның тынгысыз эзләнүләре, авыл аксакаллары бәян итеп калдырган истәлекләр белән бергә унбишләп фәнни хезмәткә таянып эшләнгән зур эш.

Теги: Китап
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: