Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскига эшлекле визит белән Авыл хуҗалыгы министры урынбасары килде

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин һәм “Россельхозцентр”ның Татарстан буенча җитәкчесе Виталий Новичков Лениногорскида эшлекле сәфәр белән булып киттеләр.

 

Алар беренче орлык заводына – “Рослов В.А” КФХ җәмгыятенә килделәр. Монда хуҗалык җитәкчесе Владимир Рослов аларны чәчү агрегаты белән таныштырды, әлеге агрегат сидерат һәм вак орлыклы кулҗтураларны чәчү өчен куллланыла. Майлы һәм бөртекле культураларның орлыкларын чистарту һәм агулау процессы белән дә таныштылар.

Илюхин Ю.А шәхси эшмәкәрнең гөмбә үрчетү эшчәнлеген караганнан соң “Авгут-Лениногорск” җәмгыятендә эретмә төене эше белән таныштылар. Бүгенге көндә хуҗалыкта уҗымнарны чүпләрдән, корткычлардан, авырулардан саклау өчен комплекслы эш алып барыла. Барлык эретмәләр ике стационар төеннәрдә ясала. 7 мең 500 гектардагы  уҗымнаоның 7 мең гектары эшкәртелгән инде.

Район кырларындагы уҗымнарны һәм сабан культураларын карадылар. Җитәкчеләр һәм белгечләр белән чәчүлекләрне агротехнологик чараларны саклау буенча сораулар каралды.

Фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X