Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскилы авыл хуҗалыгы терлекләре күргәзмәсендә катнашты

Шимбә көнне, 10 декабрьдә, Казанда Игенчеләр сарае каршында «Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәмендә лениногорскилы - Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрид Нәбиуллин катнашты. Фермер, билгеле булганча, татар атлары токымын үрчетү традициясен кире кайтарды. Казанга да ул атларын, күргәзмәгә алып барган. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты язганча, ул көнне Казанда Игенчеләр сарае...

Шимбә көнне, 10 декабрьдә, Казанда Игенчеләр сарае каршында «Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәмендә лениногорскилы - Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрид Нәбиуллин катнашты.

Фермер, билгеле булганча, татар атлары токымын үрчетү традициясен кире кайтарды. Казанга да ул атларын, күргәзмәгә алып барган.

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты язганча, ул көнне Казанда Игенчеләр сарае каршында зур бәйрәм узган. Монда төрле районнар катнашкан, күргәзмәләр оештырганнар. «Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәменә килүчеләр, олылар һәм балалар өчен оештырылган мавыктыргыч уеннарда, ярышларда, конкурсларда катнашканнар, төрле кыйммәтле бүләкләр отканнар.

http://agro.tatarstan.ru/ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә