Лениногорскилы авыл хуҗалыгы терлекләре күргәзмәсендә катнашты
Шимбә көнне, 10 декабрьдә, Казанда Игенчеләр сарае каршында «Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәмендә лениногорскилы - Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрид Нәбиуллин катнашты.
Фермер, билгеле булганча, татар атлары токымын үрчетү традициясен кире кайтарды. Казанга да ул атларын, күргәзмәгә алып барган.
Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты язганча, ул көнне Казанда Игенчеләр сарае...