Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскилылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә итне һәм яшелчәләрне күпләп алды (фотолар)

Шимбә үзәк мәйдан иртәдән гөрләп торды, беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Халык күбрәк ит алды. Аның килограммы 290 сум иде. Шулай ук ​​кәбестә, чөгендер, кишер алучылар да булды. Ә менә бәрәңге азрак сатылды.

Авыл җирлекләре, авыл хуҗалыклары үзләрендә җитештергән продукция белән сату иттеләр. Ивановкадан Татьяна Московец ниләр генә алып килеп бетермәгән.

- Без шухси хуҗалыкта күп итеп яшелчә дә үстерәбез, маллар тотабыз, - ди. - Ел саен ярминкәләрдә катнашабыз. Менә бүген яшелчәләр, сөт ризыклары, тозланган, консервланган ризыклар да алып килдек. Алалар, сату әйбәт бара, - дип сөйли Татьяна ханым.

Сәүдә рәтләрендә ит, сөт-май, йомыркадан алып, бәрәңге, ярмалар, ашлык, - һәммәсе бар. Бал, тозланган эшләнмәләргә дә сорау зур булды, эремчек, корт, каймак майм майларны да мактый-мактый алдылар.

Бу көнне концерт та оештырылды. Җыр-музыка белән сәүдә итү барды.

Ярминкә барышы белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов танышты.

Халык ярминкәләрне көтеп ала. Киләчәктә алар тагын булачак әле.

 

Розалия Мостафина

автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X