Заман сулышы

Лениногорскиның авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүгә әзерләнә

Быел районда 24 мең гектарда язгы бертекле культуралар чәчәргә планлаштырыла. Аның өчен 9 мең 373 тонна орлык салып калдырылган, ягъни шуның кадәр күләмдә ул хуҗалыкларда бар. Россельхозцентрның Лениногорск районы бүлеге хәбәр иткәнчә, барлык орлык анализга бирелгән, һәм аларның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килә. Көздән салып калдырылган орлыкның иң күп өлешен...

Быел районда 24 мең гектарда язгы бертекле культуралар чәчәргә планлаштырыла. Аның өчен 9 мең 373 тонна орлык салып калдырылган, ягъни шуның кадәр күләмдә ул хуҗалыкларда бар.
Россельхозцентрның Лениногорск районы бүлеге хәбәр иткәнчә, барлык орлык анализга бирелгән, һәм аларның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килә. Көздән салып калдырылган орлыкның иң күп өлешен "Лениногорская" агрофирмасы"ныкы алып тора, аңа 5 мең 404 тонна туры килә.
Күп еллар дәвамында бер үк төрле сорт орлыгы кулланылгач, алар картая шул. Районда андый төрдәгеләр 35 проценттан күбрәк икән. Ә менә "Восходящая заря" җәмгыятенә хәзинәсендә булган барлык орлыгын репродукциялелегә алыштырырга кирәк, ди Россельхозцентрның Лениногорск бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев. Вак фермер хуҗалыкларындагы язгы арпа орлыгы да "искергән" икән. Бу очракта "Орлыгына карап - уңышы" дигән гыйбарә бик тә урынлы. "Агропродсервис" белән "Сатурн-Урал" җәмгыятендә чәчәргә орлык җитмәү сәбәпле, аларга моны булдыру юнәлешендә эшләргә кирәк булачак. Марат Ганиев, һава температурасы күтәрелүгә, барлык хуҗалыкларда орлыкларның һава-җылылык ярдәмендә җылытырга (воздушно-тепловой обогрев) кирәк, ди. Моннан тыш, орлыкларны агулау өчен химик, биологик препаратлар сатып алырга киңәш итә.
Районда 55 мең гектардан артык чәчүлек җирләре бар. Шуның 35 меңгә якынына бөртекле культуралар чәчелер дип көтелә. Ашланган җир ашлык бирер дигәндәй, җиргә минераль ашлама кирәк тә кирәк. Шулай ук ул - корылыкка каршы көрәшнең бер формасы да булып тора, диләр. Югыйсә, ул безне берничә ел рәттән сыный. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматтан күренгәнчә, районга республика һәм Россия бюджетыннан ашлама алу өчен 24 миллион сумнан артык субсидия күчкән. Менделеевскидан ашлама кайта да башлаган. "Татагрохимсервис" җәмгыяте белән дә килешү төзүчеләр бар. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы куйган таләп буенча, 1 гектар җиргә 60 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама кирәк, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Әлегә бездә тупланган өлеш 15 килограмм гына тәшкил итә икән. Биргән субсидия белән чикләнмичә, хуҗалыклар үз хисапларына да ашлама булдыру ягын кайгыртсалар, яхшы булыр иде.
Чәчү - катлаулы чор, ничә төрле этапны гына үтәргә кирәк. Шуны күздә тотып булса кирәк, ярдәм күрсәтүдән муниципаль район читтә калмаган. Аннан бүлеп бирелгән 10 миллион хуҗалыкларга дизель яулыгы алу өчен тотылачак. Ул язгы чәчү чорында ташламалы бәядән булачак, ди белгечләр, ягъни бер килограммы - 29 сум 20 тиеннән, дүрт-биш сумга юньрәк икән.
Хуҗалыклар, елдагыча, кыр эшләре вакытында башы-аягы белән кредитка чума. Авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге хәбәр иткәнчә, быел "Лениногорская" агрофирмасы", "Маркс", "Ганиев КФХ" һәм "Сатурн-Урал" җәмгыятьләре "Россельхозбанк"тан барлыгы - 136 миллион ярымлык кредит рәсмиләштергән.
Эшләгәндә коралың әйбәт булуы кирәк. Ә бу очракта, язгы чәчүдә техниканың ватылмыйча, төзек килеш эшләве мөһим. Район хуҗалыкларында 138 - чәчкеч, 15 - чәчү комплексы, 110 - культиватор, 30 - катнаш агрегат бар. Тракторлар һәм аларның тагылмалары 24 март көненә 90 - 95 процентка әзер, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге мәйданчыкларда агрегатлау эше бара. Боларны 1 апрельгә кадәр төгәлләү хәерлерәк. Шуннан соң Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан махсус комиссия килеп әзерлеген тикшерәчәк. Республикада быел "60 ка 40" дип аталучы авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча программа эшли башлаячак. Техника суммасының 60 процентын хуҗалык үзе түли, ә 40 проценты - республика хисабыннан. Мөмкинлектән файдаланучы хуҗалыклар табылса, бәлки, бераз ярдәм булыр төсле.
Уҗымнар ни хәлдә соң? Былтыр алар 10 мең гектарда чәчеп калдырылган. 15 март тикшерүләре буенча әлегә безнең райондагы уҗымнарга куркыныч янамый. Һава торышының кисәк кенә җылытып, җирнең кардан ачылуы һәм салкын һаваның башка әйләнеп кайтмавы - менә шушы шартлар аларга уңайлык тудыра икән.
Хуҗалык җитәкчеләре язгы кыр эшләренә нинди күңел белән керешә икәнен белергә теләп, "Маркс" (Куакбаш) җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Ганиев белән элемтәгә кердем. Сөйләвеннән аңлашылганча, аның күңеле, тыныч, чәчүне уңышлы гына башкарып чыгасыларына ышана. Бу хуҗалыкта 1 мең 927 гектарда бөртекле культуралар чәчәргә җыеналар.
- Ашлама тупладык. Чәчәргә орлыгыбыз җитәрлек, ул әле күп тә, шунлыктан сатарга да мөмкинчелек бар. Чәчкечләр, тырмалар әзер, бер-ике тракторны гына төзәтеп бетерәсе калды,- ди ул. Тик җитәкче хуҗалыкта эшләргә эшче куллар җитешмәвенә борчыла. Механизаторлар аз булу сәбәпле, куәтле техника алырга җыену уе барлыгын да белгертте ул, ягъни техника белән бер генә кеше идарә итә алачак.

Теги: посев
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: