Заман сулышы

Лениногорскиның Глазово, Тимәш авылы җирлеге башлыклары хисап тотты

Глазово авылы җирлегенә караучы Үрнәк-Күмәк мәдәният йортына җыенга халык күп җыелмаган иде. Әлеге авыл җирлегенә Үрнәк-Күмәк, Петропавловка һәм Глазово карый. Димәк, өч авыл булгач, кешесе дә шактый җыелырга тиеш булгандыр. Тик клубка Үрнәктә яшәүчеләр генә килде. Ә бит өч авылга 418 кеше исәпләнә. Тик бу теркәлүчеләр саны гына шул, дачниклар...

Глазово авылы җирлегенә караучы Үрнәк-Күмәк мәдәният йортына җыенга халык күп җыелмаган иде.
Әлеге авыл җирлегенә Үрнәк-Күмәк, Петропавловка һәм Глазово карый. Димәк, өч авыл булгач, кешесе дә шактый җыелырга тиеш булгандыр. Тик клубка Үрнәктә яшәүчеләр генә килде. Ә бит өч авылга 418 кеше исәпләнә. Тик бу теркәлүчеләр саны гына шул, дачниклар күпчелекне алып тора, яшәүчеләре бармак белән генә санарлык. Һәм менә шулар авыл өчен борчыла да инде. Беренчедән, ФАП бинасы яраксыз хәлдә икән, гомумән, эшләми дисәң дә була. Ул административ бинада урын алган. "Безне Тимәштәге пунктка куштылар. Анда йөрергә тиешбезме? Безгә модульле ФАП кирәк", ди алар. Моңа каршы: "Бинасы булган килеш, нигә тагын яңасы. Монысын яхшылап ремонтлап кую отышлырак бит", дигән фикерен җиткерде район башлыгы Рәгать Хөсәенов. Әлеге мәсьәләне контрольгә алып, беркетмәгә кертергә кушты. ФАПсыз калмаячаксыз, хәл итәрбез дип, авыл халкын тынычландырды.
Үрнәклеләр балаларны куярга урын юк дип аптырый. Биредә алар биш-алтылап икән. Өйдә балалар бакчасы оештыра алыр идек, дисәләр дә, мәшәкатен тулысы белән күз алдына китермәгәннәрдер. Гомумән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 23 исәпләнә. Узган ел бер бала туган, бер кеше үлгән, бер пар язылышкан һәм шул санда аерылышкан.
Яшәүче халык аз дисәк тә, авылда эшләр башкарылмыйча тормый. Авыл җирлеге башлыгы Андрей Трошкин әйтүенчә, узган ел янгын сүндерү депосы төзелгән, ул мич белән җылытыла, машинасы бар икән. Строительная урамында суүткәргеч алыштырылган. Ә менә Петропавловкада су мәсьәләсе белән хәлләр авыррак. Сорау бирүчеләрнең сүзләреннән аңлашылганча, авылның бер ягында су бөтенләй булмый. Рәгать Хөсәенов "Чиста су" программасына керергә тырышып карагыз, су каптажы ясагыз", дип киңәшен бирде.
Зират төзекләндерелгән, ә менә Петропавловка зиратында мәетне җирләр өчен урын бетеп килә икән, 2015 елда яңасын төзергә дип планга кертелгән. Яңа зират урыны кайда булачагын белгәч, залдагылар: "Урыны бик начар җирдә. Тау-калкулык арасында. Машина белән керергә авыр булачак", дигән фикерләрен җиткерде.
Авыл хуҗалыгы ягына килсәк, биредә "Йолдыз" җәмгыяте эшли. Район башлыгы әйтүенчә, узган ел беренче тапкыр базны азык белән тутыра алганнар. Сөт җитештерү дә әлегә ярыйсы гына бара. Авыл җирлеге башлыгы җәмгыятьнең һәрвакыт ярдәм итеп торуын әйтте. Бигрәк тә кыш көне кардан чистартуда булыша икән. Шулай да 32 кеше авыл хуҗалыгы тармагында көч куйса, 161е читтә эшли. Биредә мөгезле эре терлек 59 баш исәпләнә, сөтлебикәләр 28 баш, кәҗә һәм сарык шактый:149 баш, 290 баш умарта. Шәхси хуҗалыкларга бирелүче ташламалы кредиттан дүрт кеше файдаланган.
Торак - коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылгач, авыл халкы ай ахырында су күрсәткечен әйтүе бер газап, дип ризасызлыгын белдерде. Кайсысы оныта, кайбере шалтырата, эләгә алмый, йә алучы юк. Аннан квитанция кәгазендәге исәпне күргәч, моның кадәр каян килгән дип аптырый. Су исәпләгеч һәр өйдә диярлек куелган. Район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева: "Күрсәткечләрегезне язып, җирле үзидарә бинасына килегез, алар тапшырырлар", дип киңәш итте. Аптыраучыларның кайберләре шулай эшли дә икән инде.
Андрей Трошкин алда торган бурычлардан электр челтәрләренә ремонт үткәрү, модульле кибет төзеләчәген әйтте. Шулай ук Үрнәк авылына кергәндә, исеме язылган күрсәткеч юк икән, аны урнаштыру эше планга кергән.
Шәһәр җитәкчелегенә соравың булганда, авылдан гына бирергә була икән. Моның өчен, авыл җирлегенә килеп, район башлыгына кабул итүгә алдан язылып, көне килеп җиткәч, "глава" белән кара-каршы утырып, скайп аша сорау-гозерне җиткерү хезмәте турындагы яңалыкны мин бу җыенда гына ишеттем. Эш гадиләштерелгән икән, шәһәргә йөрергә дә кирәкми. Әлеге авыл җирлегендә әлегә бу хезмәттән бер кеше генә файдаланган.
Тимәш - райондагы иң зур авылның берсе. Биредәге 2 мең 715 кешенең борчу-проблемаларын да белеп бетерергә кирәк. Алар үзләре дә авылның ничек яшәгәнен белү өчен, җыенга күбәү булып килде.
Узган ел Тимәш 1 миллион сум күләмендә грант отты. Алар моның өчен бик шат һәм ул акча максатчан юнәлештә төзекләндерүгә тотылачак. Шулай ук социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Хоккей корты төзелеше" проекты белән 300 мең сум отканнар. "Татнефть" җәмгыяте, Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, авылга корт бүләк иткән. Ул мәктәп янына урнаштырылган. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев әйтүенчә, корт өчен су мәктәптән алына, ләкин тиешле басым юк икән. Откан акчаны суүткәргеч сузу, гидрант урнаштыру һәм өлешчә инвентарьлар алу өчен тотылачагын әйтте. Хоккей корты төзелешен җыенда катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов та хуплады. Соңыннан "спорт секцияләре юк" дигән сорауга: "Менә хоккей кортыгыз булачак. Бөтенегез тимераякларыгызны әзерләгез, бозга басабыз. Үзем дә килеп шуам әле", диде район башлыгы.
Авыл җирлеге башлыгы әйткәнчә, Тимәш спонсорлар ярдәмен тоеп яши. Язгы ташу вакытында ярлары су белән юылып ишелгән күперне торгызырга да, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә косметик ремонт үткәрүдә, өмә вакытында чүп-чар чыгаруда, урамнарны кардан чистартуда булышучы оешма-предприятиеләр бар икән.
Урамдагы яктылыкка килгәндә, узган ел өстәмә алты яктырткыч Лесная, Киров, Октябрьская, Тукай, Молодежная урамнарына куелган. Утыз Имәни урамы тулысы белән яктыртылган. Шулай инде, эшләүче халыкка, биредә алар 1мең 456 кеше санала, мәктәптә укучы 291 укучыга һәм ике балалар бакчасына йөрүче сиксәннән артык нәнигә яктылык бик кирәк. Әле күптән түгел тагын ике яктырткыч куелып, 16 лампа алыштырылган.
Һәркайда сукбай этләр булган кебек, биредә дә шактый. Мәсәлән, узган ел шундый 38 эт тотылган.
Рафаэль Сираев җентекле рәвештә бюджет керемнәре һәм чыгымнары, салымнар турында да хисап тотты. Соңгысы йөз процент башкарылган. Июль аеннан кайбер нотариаль хокуклар бирелгәнлектән, халыкка шәһәргә барып йөрүнең кирәге чыкмый. Узган елда 158 нотариаль гамәл авыл җирлегендә үк башкарылган. Димәк, 33 туган сабыйга, 27 бакыйлыкка күчкән кешегә документ бирү эше җиңеләйтелгән. Монда күп балалы 24 гаилә, 118 инвалид, 159 эшсез исәпләнә.
Тиздән тимәшлеләр югары тизлектәге интернеттан файдаланачак. АТС урнаштырылган, кабель сузасы гына калган.
Авылда ике ФАП хезмәт күрсәтә. Беренчесендә узган ел ремонт булса, икенчесендә быел планлаштыралар.
Торак-коммуналь хуҗалык эшләре белән торак ширкәте (ТСЖ) шөгыльләнә. Җитәкчесе Геннадий Пронин хезмәт күрсәтүче 20 йорт һәм аның территориясендә башкарылган эшләр турында сөйләде.
Тимәштә 544 пенсионер, ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар тормышында ветераннар советы зур роль уйный. Рәисе Матвей Просвиркин бу юнәлештә 20 елга якын эшли икән. Ул чыгышында урынына яңа кеше куюларын сорады, шулай ук тыл хезмәтчәннәре, тол аналар һәм сугыш балалары хөрмәтенә һәйкәл торгызырга дигән тәкъдим кертте. "Безнең Кирлегәчтән, Зәй-Каратайдан кай җиребез ким? Шундый зур поселокта, һичшиксез, булырга тиеш ул", диде. Моны залдагылар хуплап алды һәм поселок ягында түгел, Тимәштә ясалсын, диделәр.
Авылдагы криминаль хәл белән полициянең участок вәкиле Реваль Мусин таныштырды. Узган ел биш җинаять булып, дүртесе ачылган, 33 административ беркетмә төзелгән. Ул ДНД оештыру турында да сүз кузгатты. Мошенниклар ятьмәсенә эләгүдән сакланырга чакырды.
Җыен барышында авылга йөрүче 1 нче һәм 2 нче маршрутларның график буенча йөрмәве ачыкланды. Бер ханым "Улымны шәһәргә коррекцион мәктәпкә йөртергә кирәк. Иртүк 7гә чыгып басабыз, ләкин 8гә өлгергәнебез юк, соңга калабыз", ди. Район башлыгы моны контрольгә алды. Кибетләрдәге товарның бәя аермасыннан да зарланучылар булды. Лесная урамының 13 нче һәм 15 нче йорт арасындагы балалар мәйданчыгы да начар хәлдә икән. Тимәшлеләр авылны бөтенләй шәһәр ясап бетермәкче, ахрысы, чөнки "безгә банкомат, даруханә киоскы, чәчтарашханә кирәк", дигән гозер җиткерделәр. Рәгать Хөсәенов: "Банкоматны почта белән сөйләшербез. Ә калганнары үзегездән тора. Үз эшегезне ачып җибәреп, рәхәтләнеп эшләгез", диде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: