Заман сулышы

Өлгер дә, булдыклы да…

Узган ел "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабында якташларыбыз призлы урын яулап кайткан иде. Быел да әлеге конкурста берничә кеше катнашачак. "Өченче буын героинясы" номинациясендә Федотовкадан актив хәбәрчебез Люция Ильина да конкурска әзерләнә. Тынгы белмәс, батыр йөрәкле әлеге ханымга уңышлар телибез. Әгәр миннән Люция Ильинага бик...

Узган ел "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабында якташларыбыз призлы урын яулап кайткан иде. Быел да әлеге конкурста берничә кеше катнашачак. "Өченче буын героинясы" номинациясендә Федотовкадан актив хәбәрчебез Люция Ильина да конкурска әзерләнә. Тынгы белмәс, батыр йөрәкле әлеге ханымга уңышлар телибез.


Әгәр миннән Люция Ильинага бик кыска гына характеристика бирүемне сорасалар, бары тик ике сүз белән җавап бирер идем: өлгер һәм булдыклы!
Әле дә хәтердә: Люция безнең авылга, ягъни Лениногорск районындагы бердәнбер керәшен авылы - Федотовкага 1964 елны килде. Минзәлә педагогия училищесында белем алган бу яшь кызны авыл мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәргәннәр иде. Шушы килүеннән соң ул бөтен хезмәтен, сәләтен, тормышын, гаиләсен безнең як белән бәйләде. Бүген инде аны авылда гына түгел, ә Лениногорскида, республиканың мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә белмәгән кеше юктыр.
Люция гаять тынгысыз шәхес булып чыкты. Ул гомере буе яңа белемгә, җәмәгать тормышындагы яңалыкларга омтылып яши. Федотовкага килүгә, Алабуга педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә керде һәм аны уңышлы тәмамлады. Соңрак ул белгечлеге буенча Казанда укытучылар белемен күтәрү институтында махсус курслар узды. Авыл мәктәбенә килеп эшләвенә күп тә үтмәде, аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр. Ул үзенең дәресләрен уңышлы үткәреп бару белән бергә мәктәптә һәм авылда гаять күп җәмәгать эшләренә кереп чумды. Мәктәп укучылары, авыл яшьләре, өлкәннәр көче белән кызыклы, халыкчан концертлар оештыру дисеңме, авылда бөтен бәйрәмнәрне, сайлау эшләрен, тәрбия чараларын үткәрү, район мәгариф идарәсе үткәргән чараларда актив катнашу дисеңме, район газетында һәм республикадагы басмаларда мәкаләләр, уку-укыту, тәрбия буенча тәҗрибә уртаклашулар дисеңме - Люция барысына да өлгерә һәм барысын да булдыра.
Авыл кешесенең йорт хуҗалыгындагы эше болай да тавык чүпләп бетермәслек. Авылдашым, дустым, замандашым Степан Ильин белән алар матур гына гаилә корып җибәрде, йорт төзеде, мал-туар асрады, алма кебек өч бала тәрбияләп үстереп, аларның һәрберсенә югары белем алырга ярдәм иттеләр. Бу эшләрдә Люциянең көче, хезмәте гаять зур. Ләкин ул беркайчан да йорт эшләре, шәхси хуҗалык кысаларына гына бикләнеп калмады, ил тормышы, җәмәгатьчелек эшләрендә иң алгы сафларда атлап барды һәм пенсиягә чыккач та шуны дәвам итә.
Люция Владимировнаның актив иҗади хезмәтләрен җәмәгатьчелек югары бәяләде: 1989 елда ул Халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Аның укучылары һәрвакыт район олимпиадаларында беренче урынны алды, республика олимпиадаларында катнашты. Мәктәптә озак еллар уку-укыту мөдире булып эшләде. 1994 елда "Ел укытучысы" исемен яулады.
Федотовка авылында һәм районда мәдәният, мәгариф, спорт, үзешчән сәнгать, журналистика өлкәләрендә актив эшләвен күреп, авылдашлар аны җирле үзидарә башлыгы итеп сайлап куйды. Монда инде аңа хуҗалык эшләре белән дә бик нык шөгыльләнергә туры килде. Ул армый-талмый авыл өйләренең тышкы якларын матурлау, урамнарга юллар салдыру, өлкәннәргә рухи һәм матди ярдәм итү, зиратны карау һәм төзекләндерү артыннан чапты. Авылдагы һәр эш, бәйрәм, төрле чараларны мәктәп белән тыгыз элемтәдә алып барды. Татарстан Дәүләт Советы аңа махсус медаль тапшырды.
Соңгы елларда Люция Владимировна авыл Мәдәният йорты директоры булып эшләде. Әлеге өр-яңа бина Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның депутатлык күзәтүендә төзелде һәм аны төзүчеләргә Фәрит Хәйрулла улы махсус Рәхмәт хаты юллады.
Люция Мәдәният йортында гаять эчтәлекле концерт-кичәләр, театр гастрольләре оештырды. Ул республиканың күренекле язучылары, артистлары белән очрашу үткәрде. Безнең Мәдәният йортында язучылардан Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Илфак Ибраһимов, Роберт Миңнуллин, яшь шагыйрә Людмила Аланлы, артистлар Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Лидия Әхмәтова һәм башкалар чыгыш ясады. Люция эшләгәндә авыл тарихында беренче тапкыр, керәшен фольклор ансамбле оештырылды. Ул Казан, Лениногорск һәм тирә-күрше авыл сәхнәләрендә чыгыш ясый, төрле фестивальләрдә җиңеп, призлар ала.
Люция 1964 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр авыл газетын чыгарып килә. Анда ул үзе мөхәррир дә, рәссам да, корректор да. Газет авыл тормышын һәм күренекле кешеләр хезмәтен яктырта.
Бүгенге көндә Люция Ильина - авылда ветераннар советы рәисе. Ул әле һаман авыл, район, республиканың иҗтимагый тормышындагы күп чараларда актив катнаша, иҗади эзләнә, кыскасы, өлгерлек һәм булдыклылык аның гомерлек юлдашлары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим