Заман сулышы

Мал-туар халыкны эшле итә

Авылда үз көнен үзе күрергә теләүчеләргә мөмкинлекләр арта. Бу хакта телевизордан ишетеп, төрле газетлардан укып беләбез. Хәзер төрле юнәлештә көчен сынап караучылар, шул исәптән күпләп терлек асрарга теләүчеләр өчен нинди генә программалар юк. Шулай булса да, авыл үзенең якты киләчәгенә шикләнеп карый сыман. Дөрес, авылда мал-туар асрап көн итү җиңел...

Авылда үз көнен үзе күрергә теләүчеләргә мөмкинлекләр арта. Бу хакта телевизордан ишетеп, төрле газетлардан укып беләбез. Хәзер төрле юнәлештә көчен сынап караучылар, шул исәптән күпләп терлек асрарга теләүчеләр өчен нинди генә программалар юк. Шулай булса да, авыл үзенең якты киләчәгенә шикләнеп карый сыман.

Дөрес, авылда мал-туар асрап көн итү җиңел түгел. Ел дәвамында бер караңгыдан икенчесенә кадәр ялсыз эшләргә кирәк бит. Авыл кешесе берәр кая барса да "сыерым", "маллар" дип, тизрәк кайту ягын карый. Шулай тырышып-тырмашып эшләвеңнең дә кайчагында әҗере син көткәнчә булмый. Шуннан аның фикер-уйлары да үзгәрә: нишләп әле терлек асрап, мәшәкатьләнеп торырга? Республика газетларының берсендә мондый мәгълүмат бирелгән иде: "Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия Федерациясендә менә 20 елдан артык инде мөгезле эре терлекнең баш саны кими. Татарстанда да маллар саны тотрыклы түгел. Авылларында өч шәхси хуҗалыкка бер сыер туры килүче районнар республикада дистәдән арта. Кайчагында янәшә урнашкан авылларда мал-туар санындагы аерма гаҗәпкә калдыра. Апас районы Әлмәндәр авылында 211 шәхси йортның һәркайсында диярлек сыер асрыйлар. Ә күрше Дәвеш авылында 248 йортка нибары 61 сыер бар. Әтнә районы Күңгәр авылында йөз йортка 108 сыер туры килә, ә Күәмдә бу күрсәткеч ике тапкыр ким".
Үзебезнең Лениногорск районындагы авылларда әлеге юнәлештә хәлләр ничегрәк тора соң? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күргәнчә, төрле авылда - терлек саны төрлечә. Берәүләр - сыер "яратса", икенчеләре - кош-кортны, сарыкны үз иткән. Шәхси хуҗалыгы иң күп булган авылларның берсе - Тимәш. 900 хуҗалыкка 45 баш мөгезле эре терлек, шуның 27се - савым сыерлары. Моны, бәлки, Тимәшнең шәһәргә якын урнашып, шәһәр тибына керүе белән дә аңлатып булыр. Алар шәхси хуҗалыкларында күбрәк кош-корт (430) һәм дуңгыз (170) асрый. Хуҗалыклары күп булуы белән икенче урында Шөгер тора. 886 хуҗалыкта нибары 131 баш мөгезле эре терлек, сыерлар - 45 кенә. Аның каравы, шөгерлеләр кош-кортны үз иткәннәр, алар монда 1 мең 55 баш үстерелә. Сарык-кәҗә 122 баш исәпләнә. Ә менә Иске Шөгердә 395 хуҗалыкка 206 баш мөгезле эре терлек туры килә, шуның 77се - сыерлар. Сарык һәм кәҗәләр дә шактый: 286 баш. Кош-кортны, сарык һәм кәҗәне халык күпләп асрый, һәр хуҗалыкта бар алар. Сыерлар күп тоткан хуҗалыклар бармак белән санарлык (күп дигәндә, йөзнең теге ягын күздә тотуым): Куакбашта - 131 баш сыер исәпләнә, Кирлегәчтә - 113, Мичурин һәм Түбән Чыршылыда - 121, Керкәле һәм Урмышлыда - 106, иң күбе - 164 баш сыер Урдалыда. Биредә 337 шәхси хуҗалыкка 278 баш мөгезле эре терлек туры килә. Алда санап кителгән авылларда мөгезле эре терлек тә күпләп тотыла. Зеленая Роща, Сугышлы, Зәй-Каратай, Иске Иштирәк, Сарабиккол, Яңа Чыршылы, Яңа Иштирәк авыллары да каралты-кураларын терлек белән баетканнар.
Таблицаны өйрәнгәндә, шуңа игътибар иттем: авылдагы шәхси хуҗалык саныннан мөгезле эре терлек саны кимрәк була. Ә бер авылда, киресенчә, 210 хуҗалыкка 228 баш мөгезле эре терлек туры килә! Кайсы шулай уздырып җибәргән дисәгез, ул - Урмышлы авылы.
Халык республика җитәкчелеге тарафыннан шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәмне тагын да күбрәк юллап, җирле хакимият тарафыннан үзенә теләктәшлек һәм булышлыкны сизеп, мондый мөмкинлекләрдән күбрәк файдалансын иде, диясе килә.
Теги: Терлек
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: