Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

"Маркс" хуҗалыгында семинар: киләсе ел уңышын бүгеннән кайгыртып

Уңайсыз һава шартларында тотрыклы уңыш алу, чәчүлек орлык сыйфатын яхшырту өчен нишләргә, туфракны тирән эшкәртергәме, уҗымнарны авырулардан һәм корткычлардан ничек сакларга – әнә шулар хакында “Маркс” хуҗалыгында узган семинарда сөйләштеләр.



Соңгы елларда республикада туфракның өске катламын эшкәртүгә өстенлек бирелде. Бу – икътисади, шулай ук вакыт ягыннан зур чыгымнар таләп итми торган ысул. Әмма соңгы елларда күзәтелгән корылык аның начар һава торышы шартларында файдалану өчен кулай булмавын күрсәтте. Кырларда туфракның 16-20 смга җитә торган өске катламы – йомшак. Әмма тирәндәрәк дымның үсемлекләр тамырына үтеп керүен әкренәйтә торган каты катлам бар. Шуңа корылык шартларында туфракны тирәнтен эшкәртү зур әһәмияткә ия.


Шунда хуҗалык кырында тракторлар җирне төрлечә эшкәртеп үтте, аннан соң белгечләр туфрак катламын карап, анализладылар, нәтиҗә ясадылар.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов әлеге семинарга ачыклык кертеп, берничә ел дәвамында туфракны тирәнтен эшкәртү, йомшарту буенча эш алып барабыз, диде.

  “Россия” авыл хуҗалыгы үзәге” нең Лениногорск  филиалы җитәкчесе Марат Ганиев уҗымнарны тәрбияләү, басу туфрагын эшкәртү буенча киң мәгълүмат бирде. Күрсәтмә материаллар белән аңлатты.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Мостафин әйтүенчә, сөрү катламы тиешле тирәнлектә эшкәртелеп, кышкы һәм язгы дым сакланып калырга тиеш.
 

Белешмә. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 30 сентябрь көненә район кырларында 18 мең 800 гектарда көзге җир эшкәртү башкарылган. Бу – барлык мәйданның 78 проценты. Эшкәртелгән мәйданнарның 8 мең 200 гектары – тирәнтен сөрелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X