Заман сулышы

Минуты да кадерле

Ел саен урып-җыю эшләре башлангач, район башлыгы Рәгать Хөсәенов боерыгы нигезендә, урып-җыю эшләренең сыйфатын контрольдә тоту максатыннан, ветераннар җәмәгатьчелек комиссиясе рейдка чыга. Быел да әлеге гадәтне читләтеп үтмәделәр. Күп еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран Ренат Ибраһимов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы...

Ел саен урып-җыю эшләре башлангач, район башлыгы Рәгать Хөсәенов боерыгы нигезендә, урып-җыю эшләренең сыйфатын контрольдә тоту максатыннан, ветераннар җәмәгатьчелек комиссиясе рейдка чыга. Быел да әлеге гадәтне читләтеп үтмәделәр.

Күп еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран Ренат Ибраһимов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Ренат Мостафин, журналистлар катнашында "Чулпан" (Яңа Чыршылы) һәм "Восходящая Заря" (Иске Писмән) җәмгыятендә булып кайтты.
Урак республикада югары темплар белән бара һәм 20 августка тәмамланыр, дип көтелә. Безнең районда Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 8 августка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 23 мең 344 гектарда игеннәр суктырылган: 4225 тонна арыш, 3190 тонна бодай, 9950 тонна арпа, 1991 тонна борчак, 2160 тонна солы җыеп алынган.
"Чулпан" җәмгыяте быел бөртекле культураларны 945 гектарда чәчкән. Атна башына шуның яртысын суктырганнар. Бер гектардан уртача 18,7 центнер уңыш чыга икән. Басуда өч комбайн эшли. Аккүлдән Нәфис Мөхәммәдиев "КЗС-7" комбайнын иярләгән, иртәдән кичкә кадәр басуда. Көненә уртача 300 центнерга якын ашлык суктыра. Комбайнчылар суктырган ашлык ындыр табагына кайтарыла. Монда аны вакытында эшкәртеп торалар. Мөслимә Газизуллина белән Разия Харисова ашлык эшкәртергә теләп алынган. "Һава торышы яхшы булганда минуты да кадерле", ди алар. Ләкин мондый темплар белән барса, ай-һай, 20 сенә хәтле өлгерерләрме икән? Урак өстендә һәр минутның кадерле булуын истә тотып, эшне кызулату кирәк. Ренат Ибраһимов колхозлар чорын искә алып, ул вакытта гөрләтеп, узышып эшли идек, ди. Хәзер исә басуда сыңар 3 комбайн талгын гына урып-җыюга үз өлешен кертә.
Комиссия урып-җыюдан кала, мөгезле эре терлек саны белән дә кызыксынды. "Чулпан" җәмгыяте карамагында бүгенге көндә 444 баш сыер исәпләнә. Маллар өчен 383 тонна печән, 1656 тонна сенаж әзерләгән алар. Җәмгыятьтә әлегә маллар җәйләүдә. Шуңа терлек корпусларында чистарту-дезинфекцияләү эше алып барыла. Мал-туар биналарын 4 процентлы каустик сода һәм 3 процентлы формалин катнашындагы дезинфектатлар белән юдыралар. Ул теләсә нинди вирус спораларын да үтерергә сәләтле. Бүгенге көндә дезинфекцияләү эше район буенча 50 - 60 процентка үтәлгән. Бу эш барлык хуҗалыкларда да башкарылырга тиеш булса да, "Родник", "Спартак" һәм "Йолдыз" җәмгыятьләре дезинфекцияләүгә һаман тотынмаган. Югыйсә, көзге яңгырларга озак калмады инде.
- Дезинфекцияләү - терлекләрнең баш санын киметмәс өчен эшләнә. Биналарны чистарту эшенә Чаллыдан юдырту машинасы китерттек. Тиешле препаратлар белән тәэмин иттек. Дезинфекцияләү процессының үтәлешен һәрдаим тикшереп торабыз,- ди ветеринария бүлеге җитәкчесе Рашат Әхмәтов.
"Восходящая Заря" җәмгыятендә дезинфекцияләүне очлап чыкканнар инде. Сыерлар тора торган 3 бина һәм бозаулар тора торган 2 бинаны юдырып, профилактика эшләре үткәрелгән: дезинфекцияләнгән, хәзер биналарның тышкы һәм эчке ягын агартасы һәм ремонт эшләрен төгәллисе генә калган.
Урып-җыюга килгәндә, "Восходящая Заря" ындыр табагында безне мәктәп укучылары каршы алды. Суктырылган ашлык ындыр табагына кайтарылуга алар тиз арада "ялт" иттереп эшкәртеп бара. 7 августка алынган саннардан күренгәнчә, әлеге хуҗалык урып-җыюны 547 гектарда башкарган. Бу барлык мәйданның 43 проценты дигән сүз. Бер гектардан уртача 28 центнер уңыш чыга. Җәмгыятьнең эшне болай сузуына комбайнга утырырга кеше булмавы сәбәпче. Дөрес, ашлыкны суктыруда "Восходящая Заря"га "Маркс", "Дизель" һәм Бөгелмәдән килгән комбайнчылар ярдәм кулы сузган. Бүгенге көндә басуда 3 комбайн карабодай, солы суктыра. Урак өстендә кеше юк дип, кылны кырыкка ярыр вакытта кул кушырып утырырга түгел, һава шартлары яхшы торганда уңышны тизрәк җыеп аласы иде.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: