Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

М.Әхмәтов 2019 елда авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эше көчәйтеләчәген әйтте

2019 елда авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга игътибар көчәйтеләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында әйтте. Биредә Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча утырыш узды.

 

“Бу эш белән системалы рәвештә бер генә ел шөгыльләнмибез. 2019 елга, илкүләм проект кысаларында, тагын да масштаблырак юнәлеш ниятләнә. “Фермерлар, авыл кооперациясен үстерүгә” дигән бүлекчәсе бар”, - диде министр.

М.Әхмәтов әйтүенчә, проектны гамәлгә ашыруга 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирү көтелә. “Бу яңа эш урыннары булдыру, җитештерелгән продукция күләмен арттыруга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны җәлеп итәргә булышачак. Эшлеклелек активлыгын арттыру өчен, традицион төстә кече хуҗалык формалары буенча эшне дәвам иттерергә уйлыйбыз”, - диде.

“Республикада, тулаем алганда, тармакның нәтиҗәлелеген арттыру, техник модернизацияне көчәйтүгә 2019 елда дәүләт ярдәмен ике тапкыр арттыруны ниятлибез. Росагролизинг ресурсларын активрак җәлеп итү күздә тотыла”, - диде Марат Әхмәтов.

“Агросәнәгать комплексы базары безне ашлыкны тирән эшкәртү буенча проект кирәклегенә инандыра. Шактый зур акча кирәк. Әлегә министрлык 500 мең тоннага исәпләнгән бер проект буенча булса да инвестор эзли”, - диде министр.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/16/175279/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X