Заман сулышы

Мөнирә әби

Булганына шөкер итеп, сабырлыгын җуймаган, дөньяны ничек бар шулай яраткан кешеләрне ничек якын итмисең, ди? Үзенең туксанынчы феврален, кышкы кардай пакъ җаны белән гомер иткән нигезе тупсасында аягүрә каршы алган Мөнирә әби әнә шундый сирәк затлардан. Мөнирә Нургали кызы Шәймөхәммәтова 1923 елның 13 февралендә элекке Шөгер районының Бәкер авылында, ишле...

Булганына шөкер итеп, сабырлыгын җуймаган, дөньяны ничек бар шулай яраткан кешеләрне ничек якын итмисең, ди? Үзенең туксанынчы феврален, кышкы кардай пакъ җаны белән гомер иткән нигезе тупсасында аягүрә каршы алган Мөнирә әби әнә шундый сирәк затлардан.


Мөнирә Нургали кызы Шәймөхәммәтова 1923 елның 13 февралендә элекке Шөгер районының Бәкер авылында, ишле гаиләдә, җиденче бала булып дөньяга килә. Әнисе Мәсүфә Гайнетдин кызы тумышы белән Урдалыдан, әтисе Нургали Якуб улы Түбән Чыршылыдан. Анда олуг шәхес Ризаэддин Фәхреддин мәдрәсәсендә белем ала. Әнә шул иманлы белем учагында - мәдрәсәдә Нургалинең сабакташы - Урдалы егете Минхәер Гайнетдин улы үзенең бертуган сеңелесе Мәсүфәне Нургалигә димләгән. Әмма яшь гаиләгә тынычлап көн итәргә бирмиләр... Кулак, бай ярлыгы тагып, узган гасырның 30 нчы еллар башында, бөтен гаиләсе белән, туган җирдән каерып алып, сөргенгә озата язалар. Нургали белән Мәсүфә, байтак кына михнәт чөмереп тә, 12 балага гомер бирәләр. Укучы рөхсәте белән алгарак китеп, түбәндәгеләрне бәян итәсе килә: авыр, газаплы гомер иләгеннән шул малай-кызларның алтысы гына исән-имин калган. Ике абыйсы - Шәһит белән Һарун 1941 - 1945 еллардагы Ватан сугышында, ил азатлыгын яклап, хәбәрсез югалганнар. Ни кызганыч, хәзерге мәлдә бар туганнары да бакый дөньяга күчте...
Шулай итеп, Мөнирә Иске Иштирәк мәктәбенең VIII сыйныфын тәмамлый. Ун яшеннән алып, Бәкергә - колхоз эшенә йөри башлый.
Сугыш башлангач, 18 яшьлек кызны Свердловск якларына эшкә алып китәләр. Андагы мәхшәр хәлләрне бүген дә куркыныч төш итеп искә ала Мөнирә апай. Мең бәла, кыенлыклар кичеп көч-хәл белән Бәкеренә кайтып егыла ул. 1943 елның 30 апрелендә Мөэмин-Каратай кешесе Вилдан Шәймөхәммәтов белән гаилә коралар. Бер-бер артлы сигез нарасый туа. Әмма 1947 елда 40 көнлек малайларын җирлиләр, калган 7 бала исән-имин үсә.
Сугыштан соңгы ачлы-туклы еллар. Әзрәк тормышны җайга салып булмасмы дип, йорт башлыгы акча юнәтү максатыннан, Урта Азияне дә урап кайта. Ул чорда итәк тулы сабыйларны үстереп аякка бастыру бик кыенга туры килгәндер. Ирле-хатынлы Вилдан - Мөнирә колхоз эшен дә җигелеп тарта, шул заман кешеләренә хас гыйбарә - иртәгәсе көн бүгенгедән яхшырак булачагына өмет итәләр. Ел әйләнәсе сыңар тиен акча алмыйча, "таяк"ка хезмәт куй әле син! Ишле гаиләне киендерәсе, ашатасы, йортны да тиешенчә алып барасы бар. Сабырлыгы, түземлеге өчен алар алдында кат-кат баш иярлек, билләһи! Ул замандагы бала-чага да кечкенәдән әти-әнисе тирәсендә кайнашып тормыш тәрбиясе ала.
Мөнирә әби быел 90 нчы язын елмаеп каршы алачак. Алты тарафка сибелгән алты баласы чиратлашып әниләрен карарга кайталар. Шәһәргә китәргә кыстасалар да, кистереп баш тарта ул. И, җәмәгать! Ул шушы йортка килен булып төшеп, Вилданы белән күзгә-күз карашып көн итте, балалар үстерде, оныкларын сөйде. Ишегалдында, капка төбендәге каз үләне дә якын. Нишләсен ул сезнең фатир дип аталган таш читлегегездә?! Моннан кубарылып китсә, Вилданының рухы рәнҗер, ата-баба нигезе үпкәләр, күршеләрнең, авылдашларның хәтере калыр...
Бервакыт күзләре күрмәскә әйләнде Мөнирә абыстайның. Менә шул мәлдә дөньяның матурлыгы, бөтенлеге күрүдән торганлыгына төшенде изге күңелле ана. Ул-кызларына рәхмәт, вакытында операция ясаттылар. Һәм ул, 90 яшьлек гомер бәйрәмен, газизләренең нурлы йөзенә багып үткәрәчәк. Вилданы гына менә янында юк инде аның. Урыны җәннәттә булсын. Бик моңлы, иркен сулыш белән җырлый иде карты. Печән чапканда "Уел"ны сузып җибәрсә, уракчылар урагын, печән чабучы ирләр чалгыларын куеп, таң калып тыңлар иде.
Кайгы адәм башыннан йөри, дип юкка әйтми халык. 17 ел буена әнисен караган, "Лениногорская"агрофирмасы"нда тир түгеп, лаеклы ялга чыгам дип йөргән җиреннән улы Илдар йөрәге авыртып, әнисен калдырып бакыйлыкка күчте.
Мөнирә әби! Юбилееңа балаларың, оныкларың, якыннарың җыелыр. Гомер бәйрәмең мөбарәк, ризык-ашамлыклардан сыгылган табыннарның түгәрәк буласына шикләнмим. Капка төбендәге утыргычка утырып, май ае бәбкәләренең пипелдәшеп чирәм йолкыганын, мәктәп тавында маллар утлап йөргәнен, олы-кеченең хәл белешеп узганын күрергә насыйп булсын. Тыныч, аяз күктә каурый болытлар йөзгәнен, күп санлы балаларыңның, оныкларыңның ярату-игелеген тоеп яшәргә язсын сиңа. Син моңа лаек, бик тә лаек, Мөнирә әби.

Теги: Мљнирђ
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: