Заман сулышы

Мондый иттән кем баш тартсын

Җәмәгать, Әтәч елына кердек бит. Бу җан иясе авылда яшәүче һәркемнең ишегалдында кукраеп йөри. Аның белән бергә каз, үрдәк, бытбылдыкларын да очратырга мөмкин. Күркә соңгы елларда аеруча популярлашып китте. Кайбер фермерлар моңарчы безнең өчен ят булган тәвә кошына кадәр асрый башлады. Әтәч елына аяк баскан бер мәлдә, республиканың кошчылык тармагы...

Җәмәгать, Әтәч елына кердек бит. Бу җан иясе авылда яшәүче һәркемнең ишегалдында кукраеп йөри. Аның белән бергә каз, үрдәк, бытбылдыкларын да очратырга мөмкин. Күркә соңгы елларда аеруча популярлашып китте. Кайбер фермерлар моңарчы безнең өчен ят булган тәвә кошына кадәр асрый башлады.

Әтәч елына аяк баскан бер мәлдә, республиканың кошчылык тармагы эшчәнлеге белән танышу өчен, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Ха­җипов белән сөйләшеп алдык. "Кошчылык бизнесында нәрсәләр эшләргә була, республика халкы шуннан файдаланырга тырыша, - ди Нәҗип Нәкыйп улы. - Бүген рес­публикада 16,5 миллион баш кош-корт бар. Кошчылык республикадагы иң көчле тармакларның бер­сенә әверелде. Дөньядагы нинди алдынгы алымнар бар, барысын да Татарстанга кертергә тырышабыз".


Кош итенең бәясе дә чагыштырмача арзан. Шуңа күпләр әлеге иткә, аннан эшләнгән ризыкларга өстенлек бирергә тырыша. 2016 ел дәвамында республикада 200 мең тоннадан артык ит җитеш­терел­гән. Чагыштыру өчен, 1965 елда респуб­ликада бер кешегә 2,9 кг тавык ите туры килгән булса, бүген ул 31 килодан артып китә.

Бер кеше елына 24-25 кг тавык ите ашарга тиешлеген исәпкә алсак, димәк, үзебезгә җитәрлекне җитеш­терә­без булып чыга. Йомырканы гына да ел дәвамында 1 миллиардтан артык җитештерә­без. Россия­нең 85 төбәге арасында йомырка һәм ит җитештерү буенча без алдынгы урыннарда торабыз.


Күркә ите кайчандыр безнең республика өчен чит ризык саналса да, бүген аны һәр кибет киштә­сен­дә, һәр өй өстәлендә күрергә була.

- Күркә итен ашарга кирәк, чөнки анда холестерин юк. Америкада аны юкка гына ашамыйлар, - ди Нәҗип Хаҗипов.


Чыганак: http://vatantat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: