Заман сулышы

Ничек кенә йодрык кадәрле итәргә?

Сез бәрәңгене никадәр тирәнлектә утыртасыз? Белгечләр 6-7 сантиметр тирәнлектә генә кирәк, ди. Аннан да тирәнрәк утыртучылар бар. Авыл халкы һәм бакчачыларның мәшәкатьле чоры килеп җитте. Җире булган кеше караңгы көзгә кадәр хәзер бакчасында инде. Бигрәк тә бәрәңге үзенә күп игътибар таләп итә. Белгечләр әйтүенчә, халыкның азык рационында куллану күләме буенча...

Сез бәрәңгене никадәр тирәнлектә утыртасыз? Белгечләр 6-7 сантиметр тирәнлектә генә кирәк, ди. Аннан да тирәнрәк утыртучылар бар.
Авыл халкы һәм бакчачыларның мәшәкатьле чоры килеп җитте. Җире булган кеше караңгы көзгә кадәр хәзер бакчасында инде. Бигрәк тә бәрәңге үзенә күп игътибар таләп итә. Белгечләр әйтүенчә, халыкның азык рационында куллану күләме буенча бодай, дөге, кукуруздан кала, бәрәңге дүртенче урында икән. Дөге һәм кукурузга борын тартмаса да, бәрәңгене ялт иттереп куябыз. Шулай булгач, ул ипидән соң иң мөһим ризык булып санала. Тик соңгы елларда Татарстан әлеге төр культура җитештерү буенча кисәк кенә артка калган. Шулай ук сату базары да бик начар эшли икән. Шунлыктан, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән "Россельхозцентр"ның Татарстан буенча филиалы районнарда йөреп, бәрәңге утырту технологиясенә төшендерергә керешкән. Шундый семинарның берсе бездә-Иске Иштирәк мәдәният йортында узды. Бәрәңге җитештерү нишләп бик сөендерми соң? Белгечләр моның берничә сәбәбен атады: ихтыяҗ кимү, орлык фондының искерүе, бәрәңгенең төрле авыруларга бирешүе. Чыннан да, әбиләр әйтүенчә, элгәре бәрәңге утыртканнар да, бер тапкыр өеп чыкканнан соң аңа тотынучы булмаган. Ә хәзер яныннан китеп тә булмый. Түбән Чыршылыда яшәүче Рамил һәм Роза Фәрхетдиновлар гаиләсе дә "бәрәңгене сабый бала тәрбияләгән кебек карарга", дигән фикердә тора. Алар аны ике бакчага утырталар икән, берсе 25 сутый булса, икенчесе 20 сутыйлап, ди. Бәрәңге сортларын һәрвакыт алыштырып, яңадан-яңа сортлар алып кайтып утыртуны уңышлы дип саныйлар. "Безнең Рамилнең сертификаты, документы булмаган орлык алганы юк, тикшереп кенә ала", ди хатыны Роза апа. Быел да ике төрле яңа сорт утыртырга уйлыйлар. Узган ел беренче тапкыр колорадо коңгызына каршы "Престиж" препараты белән эшкәртеп утыртканнар. Быел да исәпләре шулай эшләргә. Болай иткәндә, корт белән көрәшергә кирәкми, бәрәңгене ашый торган селәүчән кебек бөҗәк тә (авт. проволочник диләр, сүзлектә татарчага тәрҗемәсен тапмадым, аның белән очрашкан кеше белә инде) тими икән.
- Бер елны бәрәңгене июнь башында гына утырттык. Ашыгып утыртканыбыз юк, туфрак җылынгач кына бу эшкә керешәбез. Салкын туфракта төрле авыруларга гына бирешә ул. Шул елны йомшарган, пәҗегәнрәк орлыктан бәрәңге ишелеп уңды, әле күп тә утыртмаган идек, - дип сөйли Роза Батыршаевна.
"Россельхозцентр" белгечләре утыртканда туфракта җылылык җиде-сигез градустан түбән булмаска тиеш дип, киңәш итә. Җирне тирес яки химик препаратлар белән ашларга. Шулай ук утыртыр алдыннан агротехник ысуллар комплексы да үткәрелергә тиешле, ягъни кояшта тоту, җилләтү һәм башкалар.
Моннан тыш, белгечләр җирне ике өлешкә бүлеп, бер өлешенә рапс яки күпьеллык үлән чәчәргә, диләр. Икенче елны урыннарын алыштырасың. Шулай ук, бәрәңгене җыеп алганнан соң горчица үсемлеге чәчү дә файдалы икән.
Ике бакчаның эше күп булса да, тәҗрибә участогы сыман төрлечә эшләп карау өчен җайлы инде, шул исәптән Рамил абый һәм Роза апаларга. Бакчаларына алар да тирес кертә, аңа аптырыйсы юк, мал-туарлары җитәрлек. Бәрәңгене 18 сантиметр чамасы тирәнлектә утырталар икән. "Төбенә кат-кат өябез", ди.
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә бәрәңге үстерү технологиясе тагын да катлаулы булуын, "Лениногорская" агрофирмасы"ның баш агрономы Фәнис Шәйхетдинов белән элемтәгә кергәч аңладым. Аның сөйләвенчә, көздән җиргә ашламалар кертеп калдыралар. Яз җиткәч тырмалыйлар, культивация үткәрәләр. Махсус техника белән җирне йомшартканнан соң утырткыч машина белән утырталар. Колорадо коңгызына каршы препарат белән эшкәртеп утыртыла. Аннары техника буразналар ясап, төбенә өеп чыга. Ике тапкыр чүп үләннәренә каршы, шулай ук бәрәңгегә төрле авырулар килмәс өчен эшкәртелә. "Бер җиргә ике елдан артык утыртмыйбыз. Былтыр Германиядән яңа сорт алып кайткан булсак, быел Киров өлкәсеннән алган "Удача", "Розара" сортларын үстереп карарга исәп", ди Фәнис Вагыйзович. Быел "Лениногорская" агрофирмасы 140 гектарда бәрәңге утыртачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: