Заман сулышы

"Нәүрүз" мөбәрәк булсын!

Яз белән җәй кавышкан көннәрдә төрки телле халыкларның театрлары фестивале шаулап узды. Тугандашлар «Нәүрүз»гә унынчы тапкыр бергә җыелдылар. Бергә җыела, туплана белү - туганлык һәм дуслыкның иң күркәм сыйфаты. Бүгенге вәзгыятьтә бу бигрәк тә зарур.

Агрессив дәүләт сәясәтчеләре уйлап чыгарган глобальләшү дигән нәрсә үзенең мәкерле эшен эшли. Җир йөзеннән аз санлы халыклар һәм аларның асыл телләре акрынлап юкка чыга. Моны «глобальләшү теоретиклары» табигый процесс дип аңлатырга маташалар. Бу - ялган. Ходай дөньяны төрле-төрле итеп яраткан. Үсемлекләр дә төрле, хайваннар дөньясы да төрлелеге белән камил. Халыклар да шулай. Әгәр дә глобальләшү табигый процесс икән, димәк без ахырзаманга якынлашабыз, димәк, кешелек дөньясы Алла тарафыннан үлемгә хөкем ителгән. Анда инде бер халыкка да - аз санлысына да, күп санлысына да ташлама булмаячак.

Ярый, инде «Нәүрүз»нең үзенә күчик. Быел фестивальдә утыздан артык театр коллективы катнашты, диделәр. Бик хуп - ишәябез. Әмма барыбер күңел бөтенебезнең дә очрашуын тели. Үзбәк, уйгур, балкар, якут, каракалпак театрлары да килсә, нур өстенә нур булган булыр иде. Фестиваль программасына кергән спектакльләр турында журналыбызда сүз күп булыр. Мин «Нәүрүз»нең кайбер проблемаларына гына тукталып китәргә телим. Аларның иң беренчесе һәм иң әһәмиятлесе - репертуар мәсьәләседер. Ул, күрәсең, фестиваль үткәрүнең идеясе туган көннәрдә үк анык уйланылмаган, шуңа күрә фестивальнең максаты бик үк ачык түгел. Театрлар нигә, бергә җыйналып, үзләренең спектакльләрен бер-берләренә һәм тамашачыга күрсәтә? Артист уенынмы, режиссерларның осталыгынмы? Алары да, әлбәттә, бик кирәк. Әмма максат югарырак булырга тиештер. Һәр театр үз милли драматургиясе аша сәнгать теле алымнары белән үз халкының үткән һәм бүгенге халәтен безгә күрсәтсә, без күп нәрсәне тирәннәнрәк аңлар идек. Хакас театры Шекспирның «Король Лир»ын алып килгән. Шуның белән ни әйтергә теләгәннәр? Без дә Шекспирны уйный алабыз, дигәннеме? Әмма миңа ул кызык түгел. Миңа хакас туганнарыбызның үз тормышын күрсәтүе кызык һәм файдалы. Шекспирны, әлбәттә, куярга кирәк. Хакас тамашачысы дөнья классикасы белән дә таныш булырга, үз артистларының осталыгын күрергә тиеш. Фестивальнең, әйткәнемчә, максаты башка. Әнә Тыва театры «Күлтәгин»е белән безне сөендерде. Төрки халыкларның гыйбрәтле язмышы турында уйланырга мәҗбүр иткән спектакль безгә кызыклы иде. Алтай театрының «Хан-Алтайга күтәрелү» спектакле аша да алтай халкының зыялы шәхесләре һәм аларның фаҗигале язмышы белән таныштык. Башкорт академия театрының «Шәүрәкәй»е безне башкорт халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырып куандырды. Күрше туганнарыбызның җыр-биюләрен күреп, тыңлап, рәхәтлек кичердек. Ә инде, «Кызык бу тормыш» урынына бүгенге башкорт драматургиясен тәкъдим итсәләр, күршеләребезнең бүгенге яшәешен фестивальгә килгән туганнарыбыз да күрер иде.

Татар театрлары, берсеннән берсе уздырып, татардан качу ягын караганнар. Фестивальдә катнашучы ун театрның дүртесе рус авторларының пьесаларын безгә тәкъдим иттеләр. Нәрсә, безнең бүтәннәргә күрсәтерлек классикабыз юкмы? Бүгенге драматургларның туганнарыбыз карарлык әсәрләренә кытлыкмы? Мин, мәсәлән, алай уйламыйм. Моның сәбәпләре - яки, үзебездән качып, кем алдындадыр яхшы атлы булырга тырышу, яисә фестивальнең асылын аңлап җиткермәү.

«Нәүрүз» шундый җыен ки, аңа махсус әзерләнергә кирәктер. Булганы белән генә катнашу тирес түгәргә генә ярый торган эш аты белән Сабан туенда ат чабышына чыгу сымандыр.

Күңелдә ризасызлык тудырган икенче бер мәсьәләне дә әйтмичә китә алмыйм. Ул да булса, тәнкыйтчеләр. Анда асылда Мәскәү, Санкт-Петербург вәкилләре. Хәер, «Нәүрүз» генә түгел, нинди театраль чара үтсә дә, шулар чакырыла. Аларның составы әллә ни үзгәрми дә шикелле. Һаман бер үк кешеләр. Миндә шундый тәэсир туа - без җыелышып алар алдында имтихан тотабыз шикелле. Алар безне аңлап бетермиләр, алар безне Европа театрлары кысаларыннан чыгып кына бәяләүче ревизорларны хәтерләтәләр. Алар безгә өстән карап кына фикер йөртәләр сыман. Шуңа күрәдер, репертуар сайлаганда да аларга ярарга тырышабыз бугай. Нәрсә, төрки халыкларның театр сәнгатен аңлаучы сәхнә белгечләре юкмы? Мин Мәскәүгә дә, Петербургка да каршы түгел, килсеннәр, карасыннар, кунак булсыннар. Әмма «бу «наданнар»га акыл өйрәтүчеләр» сыйфатында түгел. Аларны, дөресен әйткәндә, безнең проблемалар борчымый. Алар безне аңлап та җиткермиләр. Бәлки әле үзенчә кыландырырга җыелган төрки театрларга күз-колак булыр өчен дә җибәреләләрдер. Рәсәй дигән илдә күз-колак булу һәрчак модада. Тантаналарда котлаучы Мәскәү вәкилләре дә бит фестивальнең дөньякүләм вакыйга булуын онытып, Россия дәрәҗәсендәге җыен итеп кенә сөйлиләр. Анда чит ил театрлары да катнашуын телгә алмыйлар.

Кыскасы, «Нәүрүз» безгә һәрьяклап та бик кирәк. Аны оештыруны үз өстенә алган Татарстан җитәкчелегенә рәхмәттән башка сүз юк. Һәртөрле сәбәп-сылтаулар табып, аны өстән туктатмасыннар иде инде. Россиядә анысы да бик мөмкин.

«Сәхнә», 2011, №7 (июль)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: