Орлыгы нинди, уңышы шундый
Кибеттән орлык сатып алганда, пакетындагы язуларны өйрәнегез. Анда культураның, сорт яки гибридның исеме; җитештерүченең адресы, телефоны, партия номеры, тутыру һәм куллану вакыты; орлыкларның граммнарда авырлыклары яки аларның саны күрсәтелергә тиеш. Орлык партиясенең шытымы һәм яраклылык вакыты күрсәтелгән документны да таләп итә аласыз. Үлчәп бирелә торган орлык алганда, сатучыдан сыйфат сертификатын...
Кибеттән орлык сатып алганда, пакетындагы язуларны өйрәнегез.
Анда культураның, сорт яки гибридның исеме; җитештерүченең адресы, телефоны, партия номеры, тутыру һәм куллану вакыты; орлыкларның граммнарда авырлыклары яки аларның саны күрсәтелергә тиеш. Орлык партиясенең шытымы һәм яраклылык вакыты күрсәтелгән документны да таләп итә аласыз. Үлчәп бирелә торган орлык алганда, сатучыдан сыйфат сертификатын сорагыз.
Саклауда торган орлыкларның яраклылык вакытын белү дә комачау итми. Кыяр, кавын, кабак, ташкабак, кукурузның - 5-6 ел, кәбестә, редис, шалкан, тырма, чөгендер, помидорның - 4-5 ел, кишер, салат, шпинатның - 3-4 ел, укроп, петрушка, кориандр, кузгалакның - 2-3 ел, сельдерей белән пастернакның - 1-2 ел. Чәчәкләргә килгәндә, кашкарыйларның - 2 ел, календула, бәрхет чәчәге - 4-5 ел, настурция белән левкой - 5-6 ел, сальвия, канәфер, алтын чәчәк (маргаритка) - 2-3 ел, цинния, табак, дигиталис - 3-4 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев