Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Пайчылар үз өлешләрен алды

Яңа оешкан "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте уңышлы гына эшләп китте. Әлбәттә, аның уңышы - җитәкчесе Солтан Сәлим улы Шәйхуллинга бәйле. Хуҗалык нык басып торсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Төрле маркадагы яңа техника да кайтартылды, барлык авылларда булмаса да, күбесендә яңа төзелешләр алып барыла. Бөртекле культуралар мул уңыш бирсен өчен, яңа...

Яңа оешкан "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте уңышлы гына эшләп китте.


Әлбәттә, аның уңышы - җитәкчесе Солтан Сәлим улы Шәйхуллинга бәйле. Хуҗалык нык басып торсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Төрле маркадагы яңа техника да кайтартылды, барлык авылларда булмаса да, күбесендә яңа төзелешләр алып барыла. Бөртекле культуралар мул уңыш бирсен өчен, яңа сортлар белән баетырга кирәк. Әлеге юнәлештә дә эшлиләр. 70 нче еллардан бирле районыбыз кырлары шикәр чөгендере үстерүне оныткан иде. Әлеге техник яңадан басуларда культура пәйда булды. Шулай ук икенче икмәк - бәрәңге үстерү алгы планда тора. Терлекчелек - авыл хуҗалыгында төп керем чыганагы, шуны күздә тотып, яңа төр нәселле маллар кайтартылды. Саный китсәң, күп җыелыр иде. Иң мөһиме - эшчеләргә вакытында лаеклы хезмәт, хакы түләү.

Шулар янына Солтан Сәлим улының тагын бер бик әһәмиятле эш-гамәлен язасым килә. Җитәкче ел башында ук шушы җәмгыять белән үзләренең җир пайларын әлеге хуҗалыкка кулланырга тапшырулары хакында ике арада шартнамә төзегән. Җир пайларының 1 гектарын 500 сумга бәяләп, ел азагында пай хуҗаларына һәр пай өчен 600 килограмм яхшы сыйфатлы икмәк, яки 100 килограмм шикәр комы, яки карабодай ярмасы (кеше үз теләгенә карап, үзенә кирәкне сайлый) таратты. Өлкән яшьтәгеләр бигрәк тә куанды, чөнки җир пайларын кулланырга бирелгәннән бирле беренче тапкыр "уңыш" алдылар. Пайчылар аз түгел, бу җәмгыятькә районыбызның 8 зур колхозы керә.

Җитәкчебезгә киләчәктә дә шулай эшләрен җайлы гына көйләп, яхшы мөнәсәбәт саклап эшләргә язсын, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев