Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Продукция, уңыш алуда һәркемнең өлеше бар

Уңыш бәйрәмен безнең район авыл хуҗалыгы ничек каршылый? Бу тармакта нинди нәтиҗәләр? Авыл хуҗалыгы ничек көн күрә? Болар хакында авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов белән сөйләштек.


- Илнур Абдерәүфович, нәрсә генә дисәләр дә, үсемлекчелек өчен, беренче чиратта, һава торышы йогынты ясый. Ул быел игеннәр, авыл хуҗалыгы культуралары өчен ничек тәэсир итте?
- Долгы һава торышы шартлары, ни кызганыч, авыл хуҗалыгы культураларының вегетациясе өчен уңай булмады. Яз соңарып килү сәбәпле, язгы чәчүне соңрак башладык. Июньнең салкынча торуы да безнең файдага булмады. Аннан коры көннәр китте. Августта Татарстанда корылык булу сәбәпле, 17 район, шул исәптән бездә дә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Мондый коры һава торышында күпчелек сабан культуралары зыян күрде.

Барлыгы 71 мең 300 тонна бөртеклеләр амбарларга кереп урнашты. Уңыш гектарыннан 22,3 центнер тәшкил итте. Дөрес, узган ел белән чагыштырганда, икмәкне азрак җыеп алдык. Моңа беренчедән, һава торышы сәбәпче булса, икенчедән, финанс кыенлыклары аркасында кайбер хуҗалыклар минераль ашламаларны тиешлесеннән азрак кертте. 

-    Агротехник чаралар кулланып эшләүче хуҗалыклар уңыш вакытында ота, шулаймы? 
- Әлбәттә. Мул уңыш алу өчен культураларны үстерү технологиясен сакларга кирәк, вакытында үсемлекләрне саклау чараларын куллану да мөһим. Шулай ук ​​минераль ашламалар кертү үз нәтиҗәсен бирми калмый. Әлбәттә, чәчү эшен югары репродуктив орлык белән башкарырга кирәк.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның югары уңышы «Лениногорская агрофирмасы» нда, «Союз-Агро» ның «Зеленогорский» бүлекчәсе, «Агропродукт», «Маркс» предприятиеләрендә булды.

-    Киләсе ел уңышына нигез салу ничегрәк бара?
- Киләсе елны бүгеннән кайгыртып, 14 мең 400 гектарда ухым культуралары чәчелде, кырларда туңга сөрү эше бара, әлегә 39 мең гектарга якын эшләнелгән, 85 процентта башкарылган. Хәзерге вакытта басулардан шикәр чөгендере алалар, ухышы яхшы гына чыга, гектарыннан 330 центнер. 3 мең тоннадан артык бәрәңге җыеп алынды.

-    Терлекчелектә хәлләр ничегрәк? Аңа ел әйләсендә игътибар кирәк бит.
- Терлекчелектә күрсәткечләрне яхшырту буенча максатчан һәм планлы эшләсәң генә нәтиҗәсе күренәчәк. Район аграр хуҗалыклары тарафыннан 9 ай эчендә 14 мең 428 тонна сөт савып алынды, бу узган ел күрсәткеченә 106 процент тәшкил итә. Тулаем сөт җитештерү буенча алдынгылар рәтендә - "Лениногорская агрофирмасы", әлеге хуҗалык 7 мең 209 тонна сөт җитештерде. «Сатурн-Урал», «Ленин», «Зеленогорский» бүлекчәсе хуҗалыклары сөт җитештерүне узган ел белән чагыштырганда, 9 дан 15 процентка кадәр арттырдылар.

Мондый үсеш тенденциясе ел ахырына кадәр сакланыр, елны уңай күрсәткечләр белән йомгакларбыз дип уйлыйбыз. Безбежье район, шулай ук ​​үрчем алу буенча күрсәткечләр яхшы, мәсәлән, 9 ай эчендә 3 мең 489 баш бозау, 26 мең 900 баштан артык дуңгыз баласы туган.  

«Кошчылык фабрикасы» чит ил кошчылык җиһазы комплекты һәм йомырканы сортларга аеручы машина булдырды. Шуның нәтиҗәсендә, тавыклар саны артты, йомырка җитештерү дә узган елга караганда, 8 миллион данәгә күбрәк.
 

Розалия Мостафина 

Автор фотолары

Әңгәмәне тулысынча "Заман сулышы" газетында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X