Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район басу-кырларында көзге чәчү соңгы гектарларда бара (+фотолар)

Басу-кырлардан игеннәр җыеп алынды, хәзерге вакытта көзге чәчү соңгы гектарларда бара, шулай ук кукуруз суктыру да тәмамланып килә. Хуҗалыклардагы эш торышын без дә күреп кайттык.


Көзге чәчү дә игеннәрне җыеп алу кебек җаваплы чор. Ни дигәндә, көзге культуралар һәр елны үзләренә баглаган өметләрне аклыйлар. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында көзге чәчү 2 мең гектардан азрак калып бара. Быел көзге чәчү мәйданнары барлыгы 11 мең гектардан артыграк булыр дип көтелә. Яңгыр булмау сәбәпле, көзге чәчүне соңга калып башладылар. Күп хуҗалыклар кызган туфракка чәчүдән мәгънә юк дип, яңгырлар яуганнан соң гына эшкә керештеләр.

Әнә Яңа Чыршылы авылы ягындагы кырда Рәис Шакиров кырда көзге бодай чәчә. Аның туктап, бераз тракторын караштырган мәле иде. . Рәис  Шакиров “Маркс” хуҗалыгында өч дистә елдан артык хезмәт куя. Элегәрәк елларда хуҗалыкка кайткан беренче чит ил тракторын да иң беренче аңа тапшыралар. Елның төрле сезонында аңа эш бар. Туган авылының басу-кырлары аңа якын.

Аның “Нью-Холланд” тракторына чәчү комплексы тагып, әлеге кырда орлыкларны җиргә сыендыру эше тәмамлана иде, аннан Үзбәк авылы ягындагы кырларга китәм, диде. Орлыкны “КамАЗ” машинасы белән Җәмил Йосыпов ташып тора. Җәмил абый да авыл хуҗалыгында күптәннән тырышып эшли.

Районда малларга силос әзерләү эше дәвам итә. Бүгенге көнгә (15 сентябрь) 14 мең 570 тонна силос әзерләнгән. 2 мең 85 гектардан силоска дип кукуруз алынган. Кукуруз суктыру эшендә Рәис Миннегулов азык әзерләүче комбайны белән эшли иде.

Ул үзе Түбән Чыршылы авылында туып-үскән. Язмыш аны төрле җирләрдә йөрткән, төрле урыннарда эшләгән: ул отставкадагы хәрби дә, заманында “Октябрьский” совхозында директор да булып торган, Себер якларында да эшләп йөргән, СПТУда укыту эшчәнлеге дә алып барган икән.
-    Пенсиягә чыктым дип, өйдә торып булмый. Исәнлек булганда эшлибез әле. “Маркс” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Ганиев эшкә чакыргач, каршы килмәдем. Биредә эшләү ошый. Үзем Вәли хуторында торам, машинам белән эшкә килеп, кайтып йөрим, - ди ул.

Кукуруз ничек соң дигәнгә, бу җирдә масса бик яхшы чыгуын әйтте. “КамАЗ”лар силос базына ташып тора. Ул вакытта аның янында шофер – Яков Аитов иде.

Силос базында Гали Мөхетдинов тракторы белән китереп бушаткан массаны тыгызлый. “Кукуруз уңышы яхшы булып өлгергән. Бишенче базны тутырабыз”, - ди ул. Иң мөһиме – базда силос барлык витаминнары белән бергә яхшы саклансын. Малларга туклыклы азык булуы кирәк.

Розалия Мостафина фотолары.

тулырак "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X