Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда җир эшкәртүдә яңа технология кулланалар

Әлеге технология икенче ел куланыла.


Билгеле булганча, “Август-Лениногорск” җәмгыяте җирне танылган  No-Till (ноу-тилл) технологиясе белән эшкәртә. Әлеге система – игенчелекнең заманча  системасы ул. Бу очракта  туфрак эшкәртелми, аның   өслеге  махсус вакланган үсемлек калдыклары белән ябыла. Үсемлек калдыклары өстә калып,мүлчә ролен үти.   Туфракның өске каты йомшартылмаганга күрә, бу система туфракны су һәм җил эрозиясеннән, шулай ук дымны яхшырак саклый. Авыл хуҗалыгы белгечләре фикеренчә, туфракны болай эшкәрткәндә эш өчен чыгымнар да, ягулык та шактый аз тотыла.

Дөрес, бу технология белән эшләр өчен куәтле, заманча техникалар кирәк һәм белгечләрдән дә әлеге технология буенча белемле булуны, хәбәрдарлыкны таләп итә. Югыйсә, барлык таләпләрне үтәмәсәң, туфракта чүп үләннәре һәм корткычлар артырга мөмкин. Беренче елларда уңыш та түбәнрәк булуы бар икән.

Безнең районда әлеге технология белән 10 елга якын “Хәйретдинов Н.Л” хуҗалыгы эшли. Менә икенче ел “Август-Лениногорск” хуҗалыгы да куллана.

Зәй-Каратай авылы ягындагы кырларда  көзге бодай чәчү бара иде. Монда Алмаз Саримов куәтле техникасы белән чәчүдә. Ул - Карагай авылыннан. Күптәннән авыл хуҗалыгында эшли. 1982 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң эшкә килгән булган. Төрле хуҗалыкларда, төрле җитәкчеләр белән эшләргә туры килгән. “Хәзер заманалар үзгәргән саен җир эшкәртү технологиясе дә үзгәрә”, - ди.
-    Менә куәтле, яңа трактор бирделәр. Бик җайлы. Чәчү вакытында бункерга орлык та, минераль ашлама да салына. Көнгә 40-45 гектар эшлим. Бу кырда 4 агрегат көзге бодай чәчүдә катнаша, - ди Алмаз абый.

Хуҗалык агрономы Сергей Малыхин да биредә иде. Аның әйтүенчә, көзге чәчү ике сменада оештырылган. “6 мең 500 гектар мәйданда көзге чәчүлекләр булачак. Орлыкны сатып алмадык, аграр предприятиенеке, Керкәледәге ашлык комплексыннан китерелә. Минераль ашлама белән бергә чәчелә”, - дип сөйләде ул.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X