Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районга яшь белгечләр килде (фотолар)

Күптән түгел "Спартак" агрофирмасы яшь белгечләргә баеды. Бирегә Казан дәүләт ветеринар медицина академиясен тәмамлап, ике белгеч эшкә кайтты. Алар хуҗалыкта ветеринар табиб булып эшләячәк. Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бик азы гына һәр тармак буенча эшләүче белгеч белән мактана ала. Бигрәк тә яшь белгечләргә бездә кытлык сизелә. Берәр хуҗалыкта эшләүче яшь...

Күптән түгел "Спартак" агрофирмасы яшь белгечләргә баеды. Бирегә Казан дәүләт ветеринар медицина академиясен тәмамлап, ике белгеч эшкә кайтты. Алар хуҗалыкта ветеринар табиб булып эшләячәк.

Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бик азы гына һәр тармак буенча эшләүче белгеч белән мактана ала. Бигрәк тә яшь белгечләргә бездә кытлык сизелә. Берәр хуҗалыкта эшләүче яшь кеше турында ишетсәң, авыл өчен, җитәкчесе өчен шатланып куясың, "берүк эшли генә күрсен" дип теләүчеләр дә бар.

Август аенда "Спартак" агрофирмасы хуҗалыгында Анастасия Максимова белән Анна Елькина эшли башлады. Алар быел Казандагы ветеринар академияне тәмамлаган, бер курста, бер төркемдә укыганнар. Яз аенда хуҗалык җитәкчесе Фирдүс Өметбаев уку йортына барып, студентлар белән очрашып сөйләшкән. Шуннан соң уку тәмамлангач, кызлар хуҗалыкка килеп," разведка" ясаган һәм бирегә килеп, үз һөнәрләре буенча - ветеринар табиб булып эшли башлаган.

- Бу як безгә беренче тапкыр килеп караганда ук ошады. Шуннан киңәштек тә, эшкә килергә булдык. Авыл үзе дә, халкы да ошый. Биредә яшәүчеләр ачык күңеллеләр, күргән берсе "ияләшәсезме", "эшләп буламы", дип сорый. Эш җитәрлек, иртәнге савымга җәйге лагерьга да барабыз. Укол да салырга, кан да алырга кирәк. Әле менә бүген иртән бозауга дөньяга килергә ярдәм иттек, сыерның беренче бозавы иде. Дөрес, теория практикадан нык аерыла. Без әкренләп эшнең нечкәлегенә төшенербез дип уйлыйбыз, өметләрне акларга тырышырбыз, - ди Настя белән Анна.

Кызлар тумышлары белән ерактан: Настя Марий-Эл якларыннан, аңа 26 яшь, ире белән бергә килгән, ул да хуҗалыкка эшкә кергән инде. Анна исә Удмуртия ягыннан, 24 яшь, тугызынчы сыйныфтан соң ветеринар колледжда укыган һәм Казанга килгән. Икесе дә ветеринар династиясеннән икән.

Хуҗалык белгечләргә торыр урын турында кайгырткан: кирпечтән йорт төзелгән. Ул аерым керү юлы белән өч гаиләгә исәпләнгән, бер ишек уртадан, ике ишек ике як кырыйдан. Йортның эчендә аш бүлмәсе, ике йокы бүлмәсе һәм зал ясалган. Ванна белән туалет бар. Калган икесе дә шундый ук планировкада төзелгән. Хәзерге вакытта биредә эшләр эчке якта гына калган. Төзелеш эшләрен "Спартак" агрофирмасының инвесторы Сирин Бәдретдинов финанслый.

Розалия Мостафина

Язманың тулырак вариантын "Заман сулышы"ның 2 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев