Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районыбыз кырларында җир эшкәртү соңгы мәйданнарда бара

Райондагы басу-кырларда җир эшкәртүнең соңгы гектарлары бара. Районда 46 мең гектарда җир эшкәртү бурычы куелган иде. Бу эш тәмамланып килә.


Быел корылык булу сәбәпле, җир эшкәртү авыррак, ди механизаторлар. Бары соңгы араларда яуган яңгырлар гына җирне бераз йомшартырга мөмкинлек бирде.

Сарабиккол кырлары да эшкәрткәннән соң кап-кара булып, тигез булып калган. “Сатурн-Урал” хуҗалыгында эшләүче механизаторлар үз эшләрен белеп карусыз башкара. Атлас Маһиҗанов күптәннән авыл хуҗалыгында. Комбайн штурвалын да иярләгән. Үзе Кирлегәчнеке, элек андагы “Тукай” колохозында эшләгән. Колхоз таркалгач, Сарабикколга эшкә килә.
-    1978 елдан бирле эшлим. Эшсез торган юк, иртә яздан башлана, кара көзгә кадәр бара. Аннан тракторны карыйсы, төзәтәсе була. Әле менә быел көз матур килде. Эшләрне вакытында тәмамлыйбыз, - ди Атлас абый.

Аның белән бергә Николай Комбаров та эшли. Ул да Т-150 тракторында. Николай Мордва-Кармалкадан килеп эшли. 1991 елдан эшләүче механизатор әйтүенчә, җирне сыйфатлы итеп сөрергә кирәк, икенче язда уңышы күбрәк булачак.

Киләсе ел уңышына нигез салу бүгеннән бара. Шунлыктан эшкәрткән җирләр уңдырышлы булып, кышны чыгып, янәдән орлыкларны үзенә кабул итәргә әзер торсын.

 Розалия Мостафина 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев