Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

РФ Дәүләт Думасы Депутаты авылга килде

Шушы көннәрдә Яңа Сережкино һәм Мичурино авылларында да җыеннар үтте. Очрашуга район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров килгән иде. Депутатның бирегә килүе очраклы түгел. Җыенда ул үзенең хәйрия фонды турында сөйләде. Белгечләр белән алар авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәләр икән. Бу көнне Яңа...

Шушы көннәрдә Яңа Сережкино һәм Мичурино авылларында да җыеннар үтте. Очрашуга район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров килгән иде.


Депутатның бирегә килүе очраклы түгел. Җыенда ул үзенең хәйрия фонды турында сөйләде. Белгечләр белән алар авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәләр икән. Бу көнне Яңа Сережкино һәм Куакбашта инвалид бала тәрбияләүче ике гаиләгә, шәхси финансларыннан акча бүлеп биреп, кыйммәтле дарулар алу өчен кулыннан килгәнчә матди ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Безнең район, бигрәк тә авыл халкына ярдәм күрсәтелү бик сөендерә, билгеле.
Ришат Фәрзетдинович, авыл җирлеге башлыгының чыгышын да игътибар белән тыңлады. Үз чыгышында закон проектларына кагылды. Аеруча әһәмиятлеләр арасында мәгариф турында, күпфатирлы йортлар ремонтлауны финанслау системасына, җитештерү һәм эшкуарлыкны үстерүгә кагылышлылары бар иде.
- Безнең бурыч бер - республика һәм аның халкы мәнфәгатьләрен кайгырту, - диде чыгышын йомгаклап.
Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова чыгышыннан күренгәнчә, әлеге авылларда барлыгы 648 кеше яши. Шуларның 300е - Мичуринода, 348е - Яңа Сережкинода. Барлык халыкның 335е - эшкә яраклы. Мөгезле эре терлек, дуңгыз, кош-корт асрый, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Күбесе «Лениногорская» агрофирмасы»нда, беркадәр өлеше районның башка предприятиеләрендә эшли.
Авыл җирлеге территориясендә ике Мәдәният йорты, ике фельдшер-акушерлык пункты, ике кибет, бер элемтә бүлекчәсе, ике китапханә, «Лениногорская» агрофирмасы»на керүче ике хуҗалык предприятиесе бар.
Яңа Сережкинодагы 11 еллык мәктәптә 58 укучы белем ала, балалар бакчасында 19 бала тәрбияләнә. Мичурино авылы укучыларын Иске Куак мәктәбенә йөртеп укыталар, авылдагы балалар бакчасына 10 бала йөри.
Узган ел Яңа Сережкино авылында бер километр озынлыкта асфальт юл салынган, зиратка баручы юлга вак таш түшәлгән. Мичуринода - 1 километр озынлыктагы юлга вак таш җәелгән. Мичурино авылы Мәдәният йортының түбәсе ремонтланган. Быел бинада капиталь ремонт эшләре үткәрергә торалар.
Су мәсьәләсенә килгәндә, әлеге авылларда "КомВодСтройСервис" җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Шунлыктан, су кытлыгы юк. Ә Яңа Сережкино авылында быел 1 километр озынлыкта яңа суүткәргеч линиясе сузарга планлаштыралар. Әмма Рәмзия Әхтәмовна әйтеп үткәнчә, әлеге мәсьәләдә проблемалар да юк түгел. Берничә кешенең өч ел дәвамында су өчен түләмәве кыенлык тудыра. Быел авылда янгын гидранты урнаштырырга планлаштыралар. Икесе - Яңа Сережкинода, берсе Мичуринода булачак.
Авыллар «Лениногорская»агрофирмасы» җәмгыяте белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Әледән-әле төрле чаралар үткәрү өчен агрофирма финанс ярдәме күрсәтә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, булачак укучыларга, Өлкәннәр көненә бүләкләр бирә. Яңа Сережкинода агрофирма тарафыннан яңа ферма төзелеше тәмамланып килә, Мичуринода склад бинасына ремонт эшләре үткәрелгән, ферманы быел реконструкцияләргә җыеналар.
Әлеге авыллар район үзәгеннән шактый ерак урнашкан. Дөрес, Мичуринога автобус маршруты килә килүен, әмма бары тик ял көннәрендә генә. Ә менә атнаның башка көннәрендә шәһәргә бару кыенрак. Шуңа да, район башлыгыннан атна уртасында автобус йөртеп булмасмы дип сорадылар. Бу сорауны контрольгә алып, халык булган очракта маршрутны атна уртасына күчерү мөмкинлеген карарга кушылды.
Пай җирләре буенча сораулар бар иде. Кайберәүләр пай җирләре өчен шикәр комы алган булса, икенче берәүләр аннан да коры калган. Бу сорауны Рәмзия Әхтәмовна шәхсән үзе контрольгә алырга һәм аны хәл итүдә ярдәм итәргә сүз бирде.
Соңгы елларда сүнеп барган әлеге ике авылга «җан өргән» авыл башлыгы Рәмзия Ивановага берничә өлкән яшьтәге апа: "Авыл өчен җан атып йөрүче, һәр кешегә игътибарлы булган Рәмзиягә, вакытлы ярдәмнәре өчен шәфкать туташларына бик зур рәхмәт", - дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде бу көнге җыенда.
- Бер-беребезнең ярдәменә таянып, ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, киләчәктә бергә эшләргә булсын, - дип Рәгать Галиәгъзамович җыенны тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев