Заман сулышы

Сагындым авылымны

Урмышлы авылы Мәдәният йортында студентлар белән очрашу кичәсе нәкъ менә шул исем белән үтте. Кайда гына укысалар да, студентлар туган авылын сагынып кайта, мөмкинлек булган саен, авылга "каеру" ягын карыйлар. Үзем дә студент булгач, боларның барысын үзем аша кичереп беләм. Очрашуга 16 студент килгән иде. Кичәне авыл Мәдәният йорты мөдире...

Урмышлы авылы Мәдәният йортында студентлар белән очрашу кичәсе нәкъ менә шул исем белән үтте. Кайда гына укысалар да, студентлар туган авылын сагынып кайта, мөмкинлек булган саен, авылга "каеру" ягын карыйлар. Үзем дә студент булгач, боларның барысын үзем аша кичереп беләм.


Очрашуга 16 студент килгән иде. Кичәне авыл Мәдәният йорты мөдире Ландыш апа Локманова башлап җибәрде. Ул безне яңа гына узган Студентлар көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң "эстафета" гармунчы, җырчы Ринат абый Локмановка тапшырылды. Студентларны ул "Үз илемдә" җыры белән сәламләп, җылы атмосфера тудырды.
Беренче булып Казанда укучы студентлар сүз алды. Әйтергә кирәк, соңгы елларда башкалага белем алырга китүче студентларыбыз саны артты. Катнашучылар арасында 4 студент кыз Казанда укый. Дүртебез исеменнән дә университетыбыз, андагы уку һәм тәртипләр белән кыскача гына таныштыруны үз өстемә алдым. Шулай ук, авылыбыздан ике кыз Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем ала. Кызганыч ки, алар очрашуга килә алмады. Авылдаш егетләребез арасыннан өчесе - Казан студентлары. Казан дәүләт энергетика университетында белем алучы Дамир Имаметдинов уку йорты, тулай торак тормышы турында яратып һәм башкаларны да кызыктырырлык итеп сөйләде. Техникумнарда укучы егетләрнең киләчәктә КДЭУ студенты булу теләкләре туды, бугай. Аннан соң сүзне Дамирның сыйныфташы Эльмир Каюмов алды. Ул Казан элемтә электротехникумында белем ала. "Уку авыр түгел, тырышырга гына кирәк," - диде ул.
Авылыбыз Әлмәт шәһәренә бик якын булганга, яшьләрнең күбесе шунда юл тота. Студентларның күпчелеге Әлмәт политехник техникумын сайлый. Очрашудагы 16 студентның бишесе(!) - шул уку йортыныкы. Әлеге уку йортында белем алучы бердәнбер кыз Алия Хисамова, мәсәлән, нефть бүлегендәге иң абруйлы белгечлекне үзләштерә. Уку аңа бик ошый икән. "Кызлар һөнәре түгел бит, укырга авыр түгелме?" - дигән сорауга да, елмаеп: "Юк, авыр түгел. Авыр була башласа, татарча сөйли башлыйм," - дип җавап кайтарды. Шул ук нефть бүлегендә укучы Расил Локманов тулай торакны мактады, "Бүлмәләр почти җылы, җылытсаң, суы да кайнар," - дип көлдерде. IX сыйныфтан соң килгән студентларны, укып бетермичә, армиягә алмауларын да әйтеп узды. Электрик һөнәренә укыта торган бүлектә белем алучы Фидаил Фәрзиев XI сыйныфтан соң килүчеләрне, яшь тулу белән, армиягә алулары турында әйтте. Ел башында төркемнәрендә 34 кеше булса, хәзер 18гә калганнар: күбесе армиядә, калганнары читтән торып уку бүлегенә күчкәннәр. Эльвир Хисамов исә техникумга теләсә ничек киенеп йөрергә ярамаганлыгын, формадан гына йөрергә кирәклеген әйтте. Фәнис Хисамов та техникум турында уңай сүзләр генә сөйләде. Тәртип көчле бу уку йортында, соңга калсаң, студент билетын алалар да, аны эшләп кенә кире кайтара аласың икән.
ТИСБИда укучы Ильвина Зәкиева уку йортларындагы ашханәдә 20 сумга да бик яхшы итеп ашу мөмкинлеге барын әйтте. Аннан соң, сәбәпсез дәрес калдыручыларның, һәр калган дәрес өчен 50 сум "штраф" түләргә тиеш булуларын сөйләде. Әлмәт һөнәри колледжы студенты Фәндәс Илалетдинов үз уку йортыннан да, 5 ел "яхшы" һәм "бик яхшы" билгеләренә генә укысаң, VI разрядлы электрик булып чыгарга мөмкин дип, күпләрне кызыктырып куйды. Икътисад һәм хокук колледжында белем алучы Әдилә Фатыйхова да уку йорты турында җылы сүзләр генә әйтте.
Сүз - туган шәһәребез - Лениногорскида укучыларга бирелде. 32 нче политехник колледжда белем алучы Рузил Илалетдинов чыгыш ясады. Колледжның техникум дәрәҗәсендә булуы, көчле уку йорты икәнлеген әйтте ул. Аннан, Лениногорск музыка-рәсем педагогия колледжы студентлары - Эльвира Машина һәм Роза Атнагулова сөйләде. Булачак укытучылар тулай торактагы тәртипнең нык булуы һәм, киләчәктә укуны Казанда дәвам итү мөмкинлеге турында әйтеп үттеләр. Эльвира музыка белгечлегенә укый, "Музыка коралларында бик теләп уйныйм," - диде. Ә Роза рәсем сәнгате юнәлешендә белем ала. "Уку графигы тыгыз, җиң сызганып, укырга да укырга гына," - диде. Лениногорск нефть техникумы студенты Айзат Хафизов барыбызны да көлдереп алды. Кыш көне физик тәрбия дәресе урамда чаңгы шуып үтә икән. "Авылдан килгәннәр чаңгыда шәп шуа, ә шәһәр малайлары егыла, шуа белмиләр," - дип, авыл балаларына карата горурлык хисе уятты. Рәсил Атнагулов 14нче һөнәри лицейда укый, чыгышын "Яшәү өчен дә, уку өчен дә барлык шартлар да бар," - дип тәмамлады.
Алай да студентлар тормышы ал да гөл генә бармый шул. Түләүле бүлек белән бюджет бүлегендә укучы студентларны аералар, түләүле бүлектәгеләргә таләпләр дә йомшаграк булуын күбесе искәртеп узды. Стипендия мәсьәләсен дә читләтеп узмадылар. Билгеле, техникум һәм колледжларда стипендия институт һәм университетныкыннан бик күпкә калыша. Алай да тырыш һәм өлгер студентларны стипендиясез калдырмыйлар.
Иң зур проблемаларның берсе - юл мәсьәләсе. Әлмәттә укучыларга маршрут та, вахталар да йөреп тора, аларга бу яктан кыенлыклар юк. Ә менә Лениногорск студентлары өчен бу - иң зур "баш авыртуы". Чөнки район үзәгеннән безнең авылга кадәр маршрут автобусы юк. Сарабикколга хәтле кайта алсалар да, аннан авылга кадәр байтак юл бар әле. Өендә дә барысының да машинасы юк. Бу очракта студент ни эшләргә тиеш?! Бәлки нәкъ менә шушы юл проблемасы аркасында мәктәптән соң күбесе үзебезгә бармыйча, Әлмәтне сайлый?! Сораулар күп, җавап юк...
Студентлар чыгышыннан соң, Ландыш апа төрле уеннар уйнатты. Әллә каникул булганга, сорауларга җавапны озаграк эзләдек...
Кичәне йомгаклап, барыбыз бергә күмәк фотога төштек. Очрашу хөрмәтенә күрше бүлмәдә безгә чәй табыны әзерләнгән һәм кайнар бәлеш көтеп тора иде. Шундый җылы атмосфера тудырып, төрле якта укучы студентларны бергә җыйган, күңелле кичә оештырган Ландыш апа һәм Ринат абый Локмановларга барлык студентлар исеменнән рәхмәт.

Теги: Очрашу
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: