Заман сулышы

Шаһит ЯКУПОВ: “Тырышмасаң, китереп бирүче юк”

Авылның киләчәген төрле кеше төрлечә күз алдына китерә. Берәүләр- авыллар бетә, дип сукранганда, икенчеләре- булган мөмкинлекләрдән файдаланып, тырышып-тырмашып үз эшләрен ача. Икенчеләр рәтенә Үзбәк авылында сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Шаһит Якуповны кертер идем. Әнә бит, 17 - 18 кешелек авылда (ә кышын сигезәү генә кала) җир өстендә үскән кеше...

Авылның киләчәген төрле кеше төрлечә күз алдына китерә. Берәүләр- авыллар бетә, дип сукранганда, икенчеләре- булган мөмкинлекләрдән файдаланып, тырышып-тырмашып үз эшләрен ача. Икенчеләр рәтенә Үзбәк авылында сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Шаһит Якуповны кертер идем. Әнә бит, 17 - 18 кешелек авылда (ә кышын сигезәү генә кала) җир өстендә үскән кеше биеклегендәге чүп үләннәрдән арындырып, сарык үрчетү өчен бина төзеп, төзекләндереп куйган. Бу 2009 елның октябрь ае була.


- Бу җирдә шулхәтле чүп-чар, кирәкмәгән әйбер күп иде. Чистартып, иң башта койма белән әйләндереп алдык,- ди Шаһит Мозаһитович, эш барышы белән таныштырып.
Җиргә карата мәхәббәт, терлек тоту, мал-туар асрау аның канына сеңгәндер инде. Ник дигәндә, беренчедән, ул Зәй-Каратай авылы кешесе, ягъни шушы туфракта аның ата-бабасы эзләре; икенчедән, армиядән соң укып, зоотехник белгечлеге алып чыга һәм ферма мөдире булып "Уңыш" колхозында эшли. Аның калган хезмәт юлы халык белән, халык мәнфәгатьләрен кайгырту юлында үтә: авыл Советы рәисе, шәһәр комитетында, парторг вазифалары, колхоз рәисе, Зәй-Каратай картлар йортында директор булып гел армый-талмый хезмәт иткән. Инде килеп, шундый зур эшкә алынуын бары хупларга гына кала.
Ул эшен "Россельхозбанк"тан 700 мең сумлык кредит алып башлап җибәрә. Аны, әлбәттә, түләп барырга кирәк. "Гаилә фермасы" программасына керү өчен дә документларын тапшырган, алар Казанда. Аны Авыл хуҗалыгы министрлыгы тиз арада карап, Шаһит абыйга дәүләттән ярдәм булыр дип ышанасы килә. Әйе, хөкүмәтнең сәясәте авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелсә, барлык фермерлар да көн-төн эшләргә әзер булыр иде, мөгаен. Иң башта Волгоградтан 300 баш сарык алып кайта. Алар меринос токымыннан, "Ләкин безнең климатка яраклы түгел",- ди ул үзе бу турыда. Соңрак Самара якларыннан алып кайта. Хәзерге вакытта сарыклары куйбышев токымыннан, шулай ук курдюч токымнары да бар. "Әле соңгыларының бәрәннәре безнекеләргә караганда яхшырак та",- ди Шаһит абый, сарыклар белән «таныштырып». Бәрән дигәннән, аның фермасында артым күзәтелә. Без килгәндә, яңа туган өч игезәк бәрән әнкә сарык янында чабып йөриләр иде. Тройняшкалар сау-сәламәт үсеп, файда китерүләрен генә телисе кала. Ә, гомумән, фермерның хуҗалыгында 250 баш сарык, 80 баш бәрән санала. Сарыклар, күз тимәсен, көр, матур, чиста. Яхшы тәрбия һәм ашату ягына тел-теш тидереп булмый. Көненә ике тапкыр фураж бирелә, бер башка тәүлегенә 450 грамм туры килә. Солы, арпа, печән, тоз, акбур - сарыкларның туклану рационына кергән.
Сату ягына килгәндә, "Корбан бәйрәмнәрендә күпләп сатыла, шәһәр мәчете белән килешүебез бар. Ә болай кем тели, шул килеп ала",- ди Шаһит Якупов. Сарыкның бер килограмм тереләй авырлыгы 125 сумнан сатыла. Әйе, табигый азык ашап үскән көр сарыкларны алырга акча кызганып, кыйбатсынып тору кирәкми дә.
Нигә сарыкчылыкны үз иттегез, дигән сорауга фермер:
- Мөгезле эре терлек тотар өчен юлларның яхшы булуы кирәк. Ә монда, үзегез күргәнегезчә, юллар бик начар, кыш көне ат белән генә йөрибез,- ди. Ә кем белә, киләчәктә анысын да үрчетер әле, киңәергә дигән уй аның планында юк түгел кебек тоелды .
Шаһит Якуповның 86 гектар сөрү җирләре бар. Әлбәттә, җир тәрбияләгәнне, эшкәрткәнне ярата. Шунлыктан әлеге җирләрне "Чулпан" җәмгыяте белән бергәләшеп эшкәртә. Уңышның 20 проценты әлеге хуҗалыкка бирелә. Димәк, азык та үз куллары белән җитештерелгән. Авыл җирендә техникаң булу бик зур байлык ул. Шаһит абыйның биләмәсендә ике МТЗ, ДТ-75, Т-70 тракторлары үз эшләрен башкара.
Булганның кулыннан бар да килә дигәндәй, атлар да тота әле ул. Аның биш аты уйнаклап йөри. Сарыклар бинасында артым күзәтелсә, монда да "бәби туе", нәни колын, тирә-якны күзәтеп, әнисе янында йөри. Атлары яхшы нәселле, орлов то- кымыннан булганнары да бар. Юри генә Интернеттан караган идем, бәяләре дә шактый кыйммәт күренә. Димәк, Якупов терлек-туар, хайваннар буенча яхшы белгеч. Ул зарланырга да яратмый, проблемалар турында сорау биргәч, "Аерым алып әйтерлекләре юк", ди. Алар бар инде ул, тик Шаһит абый ир уртасы яшендәге кеше буларак, эчтән генә борчу-мәшәкатьләрне күңел түренә сала, тышка бәреп чыгармый. Мәсәлән, сарык йонын тапшырырга урын юк. Әллә ничәшәр меңгә машина яллап, юк бәягә йон тапшырган, өч тиенлек куян, унбиш тиенлек зыян кебек килеп чыккан инде бу.
Фермерның хуҗалыгында өч булышчы: Ринат Вафин, Булат Тунанов, Александр Королев бергә килешеп эшлиләр. Хәзер бигрәк тә эшнең баштан ашкан чагы. Алар үзләре дә бу турыда: "Хәзер кара көзгә кадәр кызу эш вакыты. Иртәнге сәгать дүрттә-биштә аяк өстендә булырга кирәк", диләр. Әйе, шулай инде, рәхәте дә, михнәте дә үзеңнеке дигәндәй.
Шаһит абыйның тагын бер кәсебе турында язып китмичә булмый. Зәй-Каратайда үз кибете бар. Анда кызы эшли. Кибетләре дә шәһәр супермаркетларыннан ким түгел. Терминал да урнаштырылган, монысы да авыл халкы өчен бик ярап куя. Кибет 2005 елда эшли башлаган. Менә шулай ике буын армый-талмый эшләрен алып бара, халыкка файда китерә. Фермер үзе дә: "Тырышмасаң, беркем дә кулыңа китереп бирми. Мин өйдә тик кенә утырырга күнекмәгән.Эш авыр, әмма нәтиҗәсен күргәч, күңел шатлана",- ди. Әйе, чүп баскан җирдән шундый корылмалар үсеп чыкканга, биләмәңдә ничәмә баш терлек-туар йөргәндә, чынлап та, күңел сөенерлек шул.
Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: