Заман сулышы

Шәхси хуҗалыкка ярдәм

Безнең районда 13 меңнән артык шәхси хуҗалык санала. Аларда өч меңгә якын мөгезле эре терлек бар, шуның 1 мең 442 се - сыер. Сизгәнсездер, сөтлебикәләрнең күплеге белән әллә ни мактана алмыйбыз. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка (шушы елның 1 гыйнварына) таянып, иң күп сыер асраучы берничә авылны гына санап була....

Безнең районда 13 меңнән артык шәхси хуҗалык санала. Аларда өч меңгә якын мөгезле эре терлек бар, шуның 1 мең 442 се - сыер.

Сизгәнсездер, сөтлебикәләрнең күплеге белән әллә ни мактана алмыйбыз. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка (шушы елның 1 гыйнварына) таянып, иң күп сыер асраучы берничә авылны гына санап була. Алар - Урдалы (139 баш), Куакбаш (108), Урмышлы (106). Әле беренче ике авылда узган елның шул чоры белән чагыштырганда баш саны кимүе дә күзәтелә.

Реклама

Гомумән, район буенча 150 баш сыерга кимегән. Аерым авыллар буенча карасак, Кирлегәч һәм Куакбаш кисәк кенә егермегә, Сарабиккол унҗидегә, Мордва Кармалка 16 башка, Мичуринда 13 баш сыерга кимегән. Бу күренешкә авылларның картаюы да роль уйныйдыр. Югыйсә, дәүләт шәхси хуҗалыкларны үстерүгә булышлык күрсәтә. Мәсәлән, кредитларның субсидияләнүе, җәй айларында сыер башы өчен акча бирү.

Быелдан яңа төрдәгесе каралган. Өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар саву аппаратын сатып алганда, шуның 40 проценты субсидия рәвешендә кире кайта. Авыл хуҗалыгы идарәсендә санап күрсәткәнчә, мәсәлән, саву аппараты 18 мең тора, ди. Субсидия өлеше 6 мең 101 сум тәшкил итә.
Димәк, аппарат 11 мең 898 сумга гына төшәчәк. «Документлар рәсмиләштерергә дә, кайтарту ягыннан да булышачакбыз», диделәр анда. Бу хакта авыл җирлеге башлыклары хәбәрдар, алар да аңлату эше алып барадыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Фермер
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: