Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сөт сату күләме буенча Татарстан лидер булып тора

Ноябрь аенда Россия авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 6 процентка - 46,13 мең тоннага кадәр арткан.

Илнең сигез төбәге, шул исәптән Татарстан да максималь күләм күрсәткән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә республика буенча тулаем савым 3,6 мең тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 221,5 тоннага күбрәк (106,5 процент). Бер сыердан көнгә 16,4 килограмм сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,8 килограммга артыграк», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Республикада тәүлеклек сөт сату 4,1 мең тонна тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 250,7 тоннага күбрәк.

Татарстан районнары арасында бер сыердан тәүлеклек савым буенча Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Балтач районнары лидер булып тора. 

Лениногорск районын сөт җитештерү буенча алдынгы  дип әйтеп булмый.  Узган елгыдан кимрәк җитештерелә. 2 декабрьгә булган мәгълүматка караганда, тәүлегенә 36 тонна сөт җитештерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев