Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан фермерлары өчен агроиминиятләштерү бәясе бер сум да тормаячак

Агроиминиятләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә.

Бу хакта  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты хәбәр итә.

Агроиминиятләштерү Татарстан  Авыл хуҗалыгы  министрлыгы тарафыннан хуплана һәм субсидияләнә. Әйтик, 1 гектар мәйданны иминиятләштерү полисының уртача бәясе 800 сум булса, аграрчылар аның 50 процентын – 400 сумын гына түлиләр (иминият компаниясе 400 сум күләмендә субсидия ала), ә кече хуҗалыклар өчен өстәмә рәвештә 594 сум субсидия бирелә. Шулай итеп, агроиминиятләштерү фермерны яклый, әмма шул ук вакытта аның бәясе бер сум да тормаячак, ә хәтта өстәмә ярдәм алу мөмкинлеген бирә.

Агымдагы елда уңышны иминиятләштерү шартнамәләрен финанслау берничә юл белән башкарыла:

- Исәпләнгән иминият премиясеннән 50% кайтару

 - Кече хуҗалыкларның иминләштерелгән мәйданнарына чыгымнарны гектарлап финанслау.

 

Тулырак мәгълүмат: 8-800-444-16-70 телефоны буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X