Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда 2777 тонна сөт савылган

Узган тәүлектә Татарстанда 2777 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 146,7 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Агымдагы ай башы белән чагыштырган вакытта савым күләме 58,4 тоннага арткан. Алдагы көнгә караганда тулаем продукция җитештерү 2,5 тоннага күбәйгән. Мамадыш, Әтнә, Саба,...

Узган тәүлектә Татарстанда 2777 тонна сөт савылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта 146,7 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.


Агымдагы ай башы белән чагыштырган вакытта савым күләме 58,4 тоннага арткан. Алдагы көнгә караганда тулаем продукция җитештерү 2,5 тоннага күбәйгән.

Мамадыш, Әтнә, Саба, Балтач, Кукмара, Буа, Кайбыч районнары бу өлкәдә югары күрсәткечләргә ирешә, аларда узган тәүлектә 55,9дан алып 116,6 тоннага кадәр сөт савылган.

Ә Чирмешән, Менделеевск, Мөслим, Спас, Минзәлә, Тәтеш, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Бөгелмә районнарында сөт җитештерүдә хәлләр шәптән түгел. Анда 7,9дан 50 тоннага кадәр генә сөт савылган.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев