Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда язгы кыр эшләре башланды

Татарстанда язгы кыр эшләре башланды. Республикада беренчеләрдән булып Азнакай һәм Ютазы районнары аграрийлары эшкә кереште.

 

Азнакай районында «Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы кооперативы 160 гектарда уҗым арышын тукландыра башлады. Муниципалитетта 22 мең гектар мәйданда бөртекле уҗым культураларын, ә 17 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкесе Рамил Исламов сүзләренчә, игенчеләр алдына «язгы кыр эшләрен кыска срокта һәм яхшы сыйфатлы итеп оештыру» бурычы куелган.

Ютазы районы игенчеләре 200 гектарда уҗымны тукландыруга кереште. Гомумән алганда, Татарстан буенча 552,5 мең гектар мәйданда уҗым культураларын тукландыру эшләрен башкару планлаштырыла. 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://agro.tatarstan.ru/index.htm/news/1961056.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев