Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанның 38 районында, шул исәптән Лениногорск районында да эсселек аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелә

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы чәчүлекләрне иминиятләштергән хуҗалыкларга вакытында иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә һәм аномаль эсселек фактын теркәргә кирәклеген искәртте.

Корылык һәм эсселек аркасында республиканың 38 муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимын кертү турында карар кабул ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте.

Комиссия утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Ул аномаль эсселек һәм яңгырлар булмау уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин булуын искәртте.

«Килеп туган хәл турында фикер алышырга һәм эсселекнең тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча бергәләп чаралар әзерләргә кирәк», - диде ТР Президенты.

Хәзер, Җәббаров мәгълүматлары буенча, республиканың 34 районында коры һава торышы теркәлгән, 18 районда туфракта корылык күзәтелә. Татарстанның Мөслим һәм Сарман районнарында коры атмосфера һавасы урнашты.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы чәчүлекләрне иминиятләштергән хуҗалыкларга вакытында иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә һәм аномаль эсселек фактын теркәргә кирәклеген искәртте.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://rt.rbc.ru/tatarstan/29/06/2021/60daf1259a79476e2875c504

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев