Заман сулышы

Техниканы кышка әзерләү: кайсы районнар мактауга лаек?

"Авыл җирендә эш бетми" дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, агросәнәгать тармагы хезмәтчәннәре ялның нәрсә икәнен дә белми. Яз-көз айларында кыр эшләре белән мәшгуль булсалар, кышка таба авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга керешәләр... Бу эшне Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитди контрольдә тота. Мәсәлән, күптән түгел генә республикада техниканы кышкы...

"Авыл җирендә эш бетми" дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, агросәнәгать тармагы хезмәтчәннәре ялның нәрсә икәнен дә белми. Яз-көз айларында кыр эшләре белән мәшгуль булсалар, кышка таба авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга керешәләр...
Бу эшне Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитди контрольдә тота. Мәсәлән, күптән түгел генә республикада техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын ремонтка әзерләү буенча агросәнәгать парклары арасында махсус конкурслар узды.
Кайсы районнар мактауга лаек?
Җаваплы идарәчелек вәкилләре, агрохолдинг инженерлары районнан районга йөреп, авыл хуҗалыгы техникасының торышы белән танышты. Алар техниканы кышкы саклауга кую эшен, машина-трактор паркларының торышын тикшерде. Әлеге урыннардагы хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр дә игътибарсыз калмады.
- Хәзерге вакытта хуҗалыкларның күбесе агросәнәгать техникасын кышкы саклауга кую эшен тулысынча тәмамлады. Әлбәттә, техник культуралар суктыру һәм туфрак эшкәртү техникасы һаман да кырда әле. Ремонтка килгәндә, хуҗалыкларның күбесе чәчкеч, культиватор кебек техниканы төзекләндерү белән мәшгуль, - дип хәбәр иттеләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.
Шунысын да искәртергә кирәк: кайбер районнар чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасын ремонтлауны салкыннар башланганчы ук тәмамларга тырыша. Бу - техниканы төзекләндерүне җиренә җиткереп башкарырга һәм оешкан төстә төгәлләргә ярдәм итә.
- Конкурс нәтиҗәләренә килгәндә, машина-трактор паркларының торышы буенча Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Саба, Азнакай, Теләче, Нурлат, Кайбыч һәм Сарман районнарына тиңнәр юк. Әлеге муниципаль берәмлекләргә караган хуҗалыклар техниканы төзекләндерүгә тулысынча әзер, - дип белдерделәр җаваплы идарәчелектә.
Туфрак эшкәртү дәвам итә
Хәтерләсәгез, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов туңга сөрүгә аеруча зур әһәмият бирергә чакырган иде.
- Туфракны язын сөреп утыртуның уңышка зыян китерүен агымдагы ел тагын бер кат дәлилләде. Шуңа күрә хәзер бөтен көчне туңга сөрүгә юнәлтергә кирәк, - дигән иде министр киңәшмәләрнең берсендә.
Татарстанда быел барлыгы 1,8 миллион гектар җир эшкәртелергә тиеш (кукуруз, шикәр чөгендере һәм көнбагыш культураларыннан башка). Соңгы мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта бу эш 94 процентка (узган ел - 86 процентка) тәмамланган инде.
Туфрак эшкәртүне иң беренчеләрдән булып Буа, Зәй, Тукай, Тәтеш, Актаныш һәм Нурлат районнары төгәлләгән. Шунысы кызганыч, әлеге күрсәткеч буенча артта сөйрәлүче районнар да юк түгел. Кама Тамагы, Югары Ослан, Чирмешән, Мөслим, Алексеевск, Лениногорск, Аксубай - әнә шундыйлардан.
Татарстанда техник культураларны җыю эше дәвам итә. Шикәр чөгендере 57,7 мең гектарда алынган инде. Әлеге эшне нибары 9 мең гектар мәйданда башкарасы калган. Бу - шикәр чөгендере утыртылган мәйданнарның 16 проценты дигән сүз. Рапсны исә - 22,9 мең, ә көнбагышны якынча 22,3 мең мәйданда урып-җыясы бар.
Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: